Лэпбук — интерактив тематик папка

Хәзерге заман укытучысы бар яклап та өлгер, белемле, җитез булырга тиеш. 21 гасыр — яңалыклар, үзгәрешләр чоры. Әлбәттә, бу беренче чиратта мәгариф  өлкәсенә йогынты ясый. Без, ягъни татар теле укытучылары да бу яңалыклардан артта калмаска тырышабыз. Яңа технологияләр кулланып, дәресләр бирү, электрон цифрлы ресурслардан файдалану — боларның барсын да хәзерге заман укытучысы яхшы белергә тиеш.

Хөрмәтле коллегалар бүгенге чыгышымда лэпбук ясау һәм аның ни өчен кирәк икәненә төшенербез. Федераль дәүләт стандартларына туры китереп белем бирү өчен һәр укытучы эзләнә. Шуңа бәйле рәвештә үзенең педагогик эшчәнлегендә яңа алымнар һәм идеяләр куллана. Менә мин үз эшем дә  өр-яңа, кызыклы методик кулланма –лэпбук файдалана башладым. Аны дәрестә да, дәрестән тыш чараларда да,  өйдә файдаланырга мөмкин. Кызыклы материалларны туплаганда әти -әниләрне дә тартырга була .

Нәрсә соң ул «Лэпбук»?

Лэпбук ул — интерактив тематик папка. Яки кулдан ясалган кесәле, ачыла торган матур китап.  Аны беренче мәртәбә Америкада кулланганнар. Инглиз теленнән тәрҗемәсе(lap-колени,book-книга, «наколенная книга») җыелма  күрсәтмә һәм таратма материаллар тупланган китап. Лэпбук ясаганда билгеле бер тема нигезендә эшләргә кирәк.

Лэпбук –рәсемле китап кына түгел,  проект өстендә  эшләү өчен ярдәмлек ул.

Лэпбук нәрсә өчен кирәк

  1. Ул укучыга өйрәткән теманы яхшырак аңлау һәм истә калдыру өчен кирәк
  2. Үткәнне кабатлау өчен бик яхшы алым
  3. Өйрәнелгән материалны системага салып ныгытып куярга булыша
  4. Укучы мәгълүматны тупларга һәм җыярга өйрәнә
  5. Укучының сөйләмен, фикерләү сәләтен устерэ. 
  6. Эшләү дәверендә күзәтүчәнлекне арттырырга, чагыштырырга, анализ ясарга, гомумиләштерергә һәм нәтиҗә ясарга тиеш.

 

Лэпбук нәрсәдән тора

папкалар, кесәләр, китапчыклар һәм мәгълүмәтләр җыелмасыннан.

 

Лэпбук ясау өчен кирәк материаллар:

  1. Җирлек өчен каты яхшы картон
  2. Кайчы, клей, карандаш
  3. Төсле карандашлар, фломастер, төрле төстәге ручкалар
  4. Скотч
  5. Фантазия.
  6. Шаблоннар
  7. Степлер

 

План

Лэпбук ясаганда билгеле бер тема нигезендә эшләргә кирәк. Шушы теманы ачу максатыннан план төзелә. Укучыларга сорау куела:

син нәрсә беләсең?

нәрсә беләргә теләр идең?

белү өчен нәрсә эшләр идең?

 

Оставить комментарий