Шакмак алымы

“Шакмак” алымы.

Бу алымның авторы америка галиме Бенджамин Блум. Б.Блум 1956 елда педагогика фәнендә беренчеләрдән булып укыту максатларының таксономиясен (таксономия целей) пирамида рәвешендә төзегән. Максатлар таксономиясенең функциясе:

— укыту максатларын дөрес кую;

— укучылар өчен кирәкле эшчәнл
ек төрләрен формалаштыру;

— максатка ирешү өчен иң әһәмиятле метод-алымнарны сайлау, бәяләү критерийларын билгеләү;

— көтелгән нәтиҗәгә карап рефлексияне дөрес оештыру.

Танып белү (знание) –  бу категория өйрәнелгән материалны сөйләп чыгу, хәтердә калдыруны үз эченә ала. Ягъни укучы өйрәнелгән материалның фактларын, төшенчәләрен атап чыга белә дигән сүз.

Аңлау (понимание) – Аңлау категориясенең күрсәткече булып материалны бер формадан икенче формага күчерә белүе яки бер-берсе белән чагыштыра белүе тора. Икенче төрле әйткәндә,  бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, материалны интерпретацияләү, аңлату, кыскартып яки тулыландырып сөйләү, чагыштыру.

Куллану (применение) – өйрәнелгән материалны төрле шартларда куллана алу. Мәсәлән, укучының өйрәнгән кагыйдәне сөйләмдә яки язмача эшләнә торган күнегүдә куллануы.

Анализ – Материалны бер бөтеннән төрле структураларга тарката алуы. Мәсәлән, җөмләнең ия белән хәбәрдән һәм башка җөмлә кисәкләреннән торуын анализлау.

Синтез – бу категория өйрәнелгән материалның элементларын бергә туплауны, бербөтенгә җыюны аңлата. Икенче төрле әйткәндә, системаларны берләштерә, яраштыра, бәйли, теорияне практика белән бәйли белү. Мәсәлән, укучы алда өйрәнелгән белемнәрен, ягъни яңа лексиканы, грамматиканы күздә тотып сочинение, иҗади эш язуы.

Бәя бирү(оценка) – көтелгән нәтиҗәне фаразлый, прогноз ясый, аның сыйфатына бәя бирә белү. Укучы өйрәнелгән материалның үзенә әһәмиятле якларын билгели.

Бенджамин Блум, юкка гына укыту максатларын пирамида рәвешендә бирмәгән.             Фикерләү процессыны, нигезен – танып белү тәшкил итә. Укучы дәрес материалын танып белгәч кенә, аңлау дәрәҗәсенә күчә. Материалны аңлагач, күнегүләр эшли белә. Һәм иң соңгы этап булып, үзләштерелгән материалны бәяләү булып тора. Блум пирамидасы көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен укыту эшчәнлеген җиңел, җайлы итеп тасвирлый.

Бу алымның төп инструменты – шакмак. Билгеле булганча, шакмак алты яктан тора, һәр ягына бирем язылган.

Максатлар таксономиясе пирамидасы белән шакмакның нинди бәйләнеше бар соң? Шакмак  укыту максатлары таксономиясенең моделе булып тора.

Шакмактагы биремнәр фикерләү эшчәнлегенең алты ягын чагылдыралар. Нәтиҗәдә укучылар укылган текстны яки проблеманы төрле яктан ачалар, төрле ракурстан карап эш итәләр.

  1. Тасвирла / Опиши (сурәтлә, текстның яки куелган проблеманың фактларын санап чык, сөйләп чык, атап чык);
  2. Ассоцияция китер / Проассоциируй (нәрсәгә охшаган икәнлеген ачыкла);
  3. Куллан / Примени (мисаллар китер: сүзтезмәләр, җөмләләр төзе);
  4. Чагыштыр / Сравни (аермалы якларын тап);
  5. Иҗат ит / Придумай (тема буенча диалог, кечкенә сочинение, синквейн, план төзе һ.б. иҗади эшләр);
  6. Бәя бир / Оцени (өйрәнелгән материалның үзенә әһәмиятле якларын билгелә, аргументлар китер, исбатла, уңай һәм тискәре якларын әйтеп кит).

“Шакмак” алымын рус төркемнәрендә диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә үткәрү кулай. Чөнки бу алым ярдәмендә укучыларның алдагы дәресләрдә үтелгән лексика һәм грамматиканы  ни дәрәҗәдә үзләштерүләре тикшерелә.

Мисал өчен, Р. З. Хәйдәрованың 7 сыйныф “Күңелле татар теле” дәреслегендәге “Без бергә ял итәбез” бүлегендәге “Буш вакыт” темасын карап үтик.

Әдәбият дәресе.

 

Буш вакыт.

Тасвирла: Буш вакыт дәрестән соң вакыт.

Ассоцияция китер: кино карау.

Куллан: Буш вакытымны файдалы үткәрәм.

Чагыштыр: китап уку, әнигә булышу – буш вакытны файдалы үткәрү. Телевизор карау, тик яту – буш вакытны файдасыз үткәрү.

Иҗат ит: Диалог:

 — Дустым, синең буш вакытың бармы?

  • Минем буш вакытым күп.
  • Син буш вакытыңны ничек үткәрәсең?
  • Мин футбол уйныйм, кино карыйм, музыка мәктәбенә йөрим. Ә син ничек үткәрәсең?
  • Мин әнигә булышам, китап укыйм.

Бәя бир: Буш вакытны файдалы үткәрергә кирәк, чөнки акыллы, сәламәт буласың.

 

Р. З. Хәйдәрованың 7 сыйныф “Күңелле татар теле” дәреслегендәге “Исем фигыль” темасы. Татар теле дәресе.

Исем фигыль.

Тасвирла: Исем фигыль исем һәм фигыльдән тора. Нишләү/нишләмәү сорауларына җавап бирә. у/ү аффикслары бар.

Ассоцияция китер: фигыль

Куллан: Китап уку – буш вакытны файдалы үткәрү.

Чагыштыр:

Исем Фигыль Исем фигыль
Кем? Нәрсә? Нишлә? Нишләми? Нишләү? Нишләмәү?
Килеш, тартым, сан юклык формасы, зат-саны килеш+юклык формасы

 

Иҗат  ит: Синквейн.

Исем фигыль.

Исемле, фигыльле.

Уку, язу, белү.

Уку — вакытны файдалы үткәрү.

Фигыль.

Бәя бир: Исем фигыльләрне белү – дөрес тәрҗемә итү.

 

Рус төркемнәрендә “Шакмак” алымын лексик материалны сөйләмдә куллануны ныгыту, камилләштерү дәресләрендә үткәрергә була.

Р. З. Хәйдәрованың 3 сыйныф “Күңелле татар теле” дәреслегендәге “Белем бәйрәме” бүлегендәге бирелгән шакмаклы дәфтәр сүзтезмәсен карап үтик.

Шакмаклы дәфтәр.

Тасвирла: шакмаклы дәфтәр 12 битле. Кәгазь. Яшел тышлы.

Ассоцияция китер: квадрат. (математика)

Куллан: Минем алты шакмаклы дәфтәрем бар.

Чагыштыр: Шакмаклы дәфтәргә саннар языла, математика дәресендә кулланыла. Сызыклы дәфтәргә сүзләр, җөмләләр языла, татар теле, рус теле дәресләрендә кулланыла.

Иҗат ит: Диалог: “Кибеттә”

 — Исәнмесез, апа!

— Исәнмесез!

— Сезнең шакмаклы дәфтәрләрегез бармы?

— Әйе, бар. Сиңа ничә шакмаклы дәфтәр кирәк?

— Миңа 10 шакмаклы дәфтәр кирәк. Ничә сум тора?

— Бер шакмаклы дәфтәр 5 сум тора.

— Рәхмәт, апа! Сау булыгыз!

— Сау булыгыз! Тагын кил.

Бәя бир: Кибеттә шакмаклы дәфтәр сатып ала белү өчен кирәк.

“Шакмак” алымын дәресләрдә төрле вариантларда кулланырга була, ул универсаль.

  1. Фронталь эш. Укытучы шакмакны ыргыта, нинди биреме чыга, шул биремне дәреснең темасы буенча укучылар үтиләр.
  2. “Шакмак” алымын индивидуаль яки төркемле эш төре итеп алырга мөмкин.
  3. “Шакмак” алымын таблица рәвешендә бирергә була. Укучылар шакмакның биремнәрен таблицада үтиләр. Бу очракта шакмак ыргытылмый.
  4. Бу алымны дәреснең стратегиясе итеп алырга мөмкин. Һәр эшләнгән эш төреннән соң шакмакның биреме нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә. Чөнки “Шакмак” алымының биремнәре дәрес структурасына охшаш.
“Шакмак” алымының биремнәре Дәрес этаплары
Тасвирла Төзелгән проектны тормышка ашыру
Ассоциация китер Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту
Куллан белемнәрне ныгыту
Чагыштыр белемнәрне үзләштерүне тикшерү
Иҗат ит Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
Бәя бир Рефлексия

 

“Шакмак” алымын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану беренче карашка авыр тоела. Ләкин практикада укучылар тарафыннан бу алымның технологиясе тиз үзләштерелә һәм аларга бик ошый. Ә укытучы өчен укучыларның белемнәрен кызыклы итеп тикшереп кенә калмыйча, тәнкыйди фикерләүләрен дә үстерергә ярдәм итә.

Комментарии закрыты.