“Нәүрүз килә”
Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
Демоверсияләр белән сез бу сылтамага кереп, таныша аласыз: http://abishevaalena.ru/?page_id=4673
«Татарханә» телеграм каналы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли эшләр буенча директор урынбарсарлары өчен төзелде. Сылтама: «Татарханә» төркеме
Реестр Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларын җыю, теркәү, системага салу һәм саклау белән шөгыльләнүче оешмаларында булган матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматтан, матди булмаган мәдәни мирасны саулау һәм популярлаштыру белән кызыксынучы затларда булган материаллардан формалашкан. Каталог сылтамасы: Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы
Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен сасыган урын табар. Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар. Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар. Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, […]
“Нәүрүз килә”
Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
«Миллениум» күперендә урнаштырылган зур М хәрефен күпләрегезнең күргәне бар. Ә бу хәрефнең чынлыкта нәрсә аңлатканың бөтен кеше дә белми.
М хәрефе — меңъеллык Казан символы.
М хәрефенең авырлыгы — 600 тонна, биеклеге — 42 метр, ә киңлеге — 17 метр. М хәрефе астыннан 6 машина юлы һәм җәяүлеләр өчен ике яктан юл сузылган.
http://yalkyn.com
Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе 2017 елда әлеге бүләккә дәгъва итүче намзәтләрне атады. Тукай бүләгенә быел 19 кеше тәкъдим ителде:
Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәм. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
5 март – Халыкара балалар телевидениесе һәм радиосы көне Берләшкән милләтләр оешмасының Балалар фонды тарафыннан 1994 елның мартында Канн шәһәрендә гамәлгә ашырыла.
Балалар, үсмерләр һәм яшьләр тапшырулары «Яшь ТНВ» кысаларында эфирга чыга.
«Яшь ТНВ» телеканалында татар һәм рус телләрендә балалар өчен иң яхшы тапшырулар, мавыктыргыч фильмнар, кызыклы мультфильмнар һәм спектакльләр тәкъдим ителә.
ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе белән берлектә балаларны “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесендә катнашырга чакыра.
Моның өчен бер кулыңа гаиләгездә сакланучы ядкәрьнең үзен, икенчесенә аның рәсемен яки үзенчәлекле эшләнмәсен тотып фотосурәткә төшәргә, әлеге ядкәрь турында хатирәләр язарга кирәк. Текст А4 форматында бер биттән артмаска тиеш. Хатны izdmus@mail.ru электрон почтасына юллагыз. Конкурс 1 февральдән 15 апрельгә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләр 18 майда ТР Милли музеенда Халыкара музейлар көнендә бүләкләнәчәк.
«Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр».
Ризаэддин Фәхреддин
3 март Бөтендөнья язучы көне (тулырак атамасы – Язучылар өчен Бөтендөнья тынычлык көне) буларак билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм бөтен дөнья язучыларының иҗади аралашуына ярдәм итү, матди авырлык кичергән, иреге чикләнгән, сәяси режимнар тарафыннан кыерсытылган иҗатчыларны яклау, сүз һәм шәхес иреге өчен, цензурага каршы көрәшү максатын куя.