“Нәүрүз килә”
Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,
Илләр,көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар кулга бәйләнә.
Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем,туган җирем
Язны күреп сөенә.
Роза Хафизова



Март 21st, 2017
Алена Абишева
Опубликовано в рубрике 