Архивы рубрики ‘Яңалыклар’

«Татарханә» телеграм каналына рәхим итегез!

«Татарханә» телеграм каналы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли эшләр буенча директор урынбарсарлары өчен төзелде. Сылтама: «Татарханә» төркеме

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре игълан ителде

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле. Аларны Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең төбәк этабы нәтиҗәләрен ачыклау тантанасында игълан иттеләр. Җиңүгә Башкортстанның Уфа районы Михайловка урта мәктәбе укытучысы Динара Харисова, Казанның 116 нчы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова иреште.  Икенче урында — Төмән өлкәсе Вагай районы Заречье урта мәктәбе укытучысы […]

Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы

Реестр Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларын җыю, теркәү, системага салу һәм саклау белән шөгыльләнүче оешмаларында булган матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматтан, матди булмаган мәдәни мирасны саулау һәм популярлаштыру белән кызыксынучы затларда булган материаллардан формалашкан. Каталог сылтамасы: Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы

Мәктәпләрдә цифрлаштыру өлкәсендә ниләр үзгәрәчәк?

Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Быел электронлаштыру өлкәсендә мәктәпләрне нинди яңалыклар көтә? Кара такталарга, акбурга урын калырмы? Укучылар букча урынына электрон дәреслек кыстырып йөри башламасмы? Өй эшен тикшерүне кайчан компьютерга тапшырачаклар? Гомумән, цифрлаштыру тора-бара өйдә укуга китермәсме? Тулырак: http://tulachi.ru/news/v-respublike/mktplrd-tsifrlashtyru-lksend-nilr-zgrchk

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар Россия мөселманнарын берләштерүгә, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренең илебездәге мөселман халыкларының гадәттәге кыйммәтләрен торгызуда тыгыз бәйләнешен күрсәтүгә юнәлдерелгән. Изге Болгар буенча виртуаль сәяхәт: http://0-360.ru/panoramy-kazani/kazan-dostoprim/135-virtualnyj-tur-po-bolgaram-bulgaram

«Татарча диктант» Бөтен дөнья белем бирү акциясе

Быел «Татарча диктант» акциясе 85 мең кешене берләштерде. 19 октябрь көнне дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәгән милләттәшләребез һәм татарстанлылар, дәррәү кубып, туган телне белү дәрәҗәсен тикшерде. Яңа гына язарга өйрәнгән балалардан алып 80 нән узган өлкәннәргә кадәр бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды.  Татар телен шактый камил дәрәҗәдә белгән кешеләргә Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» […]

#сәламәтиртә

Дуслар!!! Сәламәт яшәү рәвешен яратучылар яисә дүшәмбедән сәламәт булырга теләүчеләр! 11 май көнне дүртенче мәртәбә #сәламәтиртә марафоны башлана! Ул 21 көн дәвам итәчәк һәм 31 нче май көнне тәмамланачак. Шул рәвешле, 21 көн дәвамында һәркем үзендә яңа файдалы гадәт — иртән торып саф һавада йөгереп кайту һәм сәламәтлеген ныгыту гадәтен формалаштыра алачак. Тулырак: https://vk.com/salamatirta

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора. Төп симптомнар: югары температура коры ютәл […]

28 ноябрь көнне үзләрен камилләштерергә теләгән татар теле укытучыларын «Заманча татар теле укытучысы» проектының 1 нче семинарына чакырабыз.  Сезгә татар телен заманча укыту алымнары, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү ысуллары, цифрлы белем бирү ресурслары һәм башка кызыклы темалар тәкъдим итәчәкбез. 8 ноябрь көнне (14:00-17:00) узачак. Урыны: Яр Чаллы шәһәре,  58 нче мәктәп. Кол […]

Татар теле дәресләре өчен онлайн уеннар

Хөрмәтле укытучылар! Татар теле дәресләре өчен әзер онлайн уеннарны сез ИКТ бүлегеннән кереп карый аласыз.