Архивы рубрики ‘Татар теле’

Туган (татар) теле һәм әдәбиятыннан ТДИ-2023

Демоверсияләр белән сез бу сылтамага кереп, таныша аласыз: http://abishevaalena.ru/?page_id=4673

«Татарханә» телеграм каналына рәхим итегез!

«Татарханә» телеграм каналы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли эшләр буенча директор урынбарсарлары өчен төзелде. Сылтама: «Татарханә» төркеме

Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы

Реестр Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларын җыю, теркәү, системага салу һәм саклау белән шөгыльләнүче оешмаларында булган матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматтан, матди булмаган мәдәни мирасны саулау һәм популярлаштыру белән кызыксынучы затларда булган материаллардан формалашкан. Каталог сылтамасы: Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы

Булма син чебен. Бул син бал корты

Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен сасыган урын табар. Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар. Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар. Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, […]

Балалар өчен «Шаян ТВ» каналы

12 ноябрьдән ​​балалар өчен «Шаян ТВ» каналы тәүлек буе күрсәтә башлаячак.  Балалар  20дән артык оригинал программалар, уен-шоулар, викториналар, татар теленә тәрҗемә ителгән фильмнар, мультфильмнар, фәнни-популяр, әдәби тапшырулар карый алачак. 

Гриппка каршы вакцинация

Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы егерме елда әлеге чирне йоктыру күрсәткече 150 мәртәбә диярлек кимегән. Моның сәбәпләренә килгәндә, гриппка каршы вакцинация ясау һәм статистика алып барудагы үзгәрешләрне югары бәяләгәннәр. «Совигрипп» вакцинасы. Ул А (H1N1), A (H2N3) һәм B тибындагы грипп вирусына каршы тора ала Гриппка каршы иммунитет вакцинадан соң 2-4 атна үткәч барлыкка […]

Укытучылар көне белән, хезмәттәшләрем!

Сезгә телим саулык, озын гомер,  Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен. Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын,  Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!

Татар теле дәресләрегез күңелле үтсен!

«Сәлам» дәреслеге — яңа буын татар теле дәреслеге. Ул рустелле укучыларга татар телен кызыклы һәм заманча өйрәнү максаты белән язылган укыту әсбабы.  Балалар мавыктыргыч уеннар, кызыклы җырлар, аудиоматериал, тормышчан диалоглар аша татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Дәреслек белән якынрак танышырга теләүчеләргә  өстәмә мәгълүматны сайтта да табып була: http://selam.tatar/  

НИҺАЯТЬ, ТАТАРЧА КЛАВИАТУРА! 

Үзебезнең татар егете татарча клавиатураны уйлап тапкан! Яңа татарча клавиатура «Басма» дип атала.  Яңа клавиатурада татар теленнән рус теленә, рустан – татарга күчү өчен, SHIFT+ALT кнопкаларына басарга кирәк булмаячак икән! Татар хәрефләре аерым клавиашаларда, ә русныкы башка клавишаларда булачак. Бу кнопкалар бер-берсе белән кисешмәячәк.

ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ

Энциклопедия 2 мең тираж белән чыккан.  Анда 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация урнаштырылган. Узган гасырда эшли башланган күләмле проектта 135 мәкалә авторы һәм 15 фәнни редактор хезмәте кергән. Мәкаләләр бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән.