Булма син чебен. Бул син бал корты

Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен сасыган урын табар.

Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар.

Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар.

Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, уңышка ирешү юлларын табачаклар.

 

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий