Гриппка каршы вакцинация

Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы егерме елда әлеге чирне йоктыру күрсәткече 150 мәртәбә диярлек кимегән. Моның сәбәпләренә килгәндә, гриппка каршы вакцинация ясау һәм статистика алып барудагы үзгәрешләрне югары бәяләгәннәр.
«Совигрипп» вакцинасы. Ул А (H1N1), A (H2N3) һәм B тибындагы грипп вирусына каршы тора ала
Гриппка каршы иммунитет вакцинадан соң 2-4 атна үткәч барлыкка килә. Шуңа күрә прививканы эпидемик күтәрелешкә кадәр бер-ике ай алдан ясату мөһим.
Вакцинациянең максаты – чирне максималь киметү.
Грипп белән авыру куркынычы булучылар арасында медицина, мәгариф, транспорт хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар, студентлар, йөкле хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бар.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий