Чаллы укучыларының иң озын чиректән соңгы яллары тугыз көнгә сузылачак.
Туган (татар) теле һәм әдәбиятыннан ТДИ-2023
Демоверсияләр белән сез бу сылтамага кереп, таныша аласыз: http://abishevaalena.ru/?page_id=4673
«Татарханә» телеграм каналына рәхим итегез!
«Татарханә» телеграм каналы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли эшләр буенча директор урынбарсарлары өчен төзелде. Сылтама: «Татарханә» төркеме
Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы
Реестр Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларын җыю, теркәү, системага салу һәм саклау белән шөгыльләнүче оешмаларында булган матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматтан, матди булмаган мәдәни мирасны саулау һәм популярлаштыру белән кызыксынучы затларда булган материаллардан формалашкан. Каталог сылтамасы: Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы
Булма син чебен. Бул син бал корты
Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен сасыган урын табар. Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар. Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар. Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, […]
Укучыларның язгы каникуллары кайчан башлана?
Ә сез беләсезме?
XIX гасырга кадәр татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма хәлендә генә яши, ләкин бу аңа киң таралырга һәм танылырга комачаулык итми. Әйтик, мәсәлән, озак еллар буена бу әсәр язылган китап кияүгә чыгучы татар кызларының күбесенең бирнәсендә була торган мәҗбүри әйбер булып саналган.
Рөстәм Миңнехановның туган көне
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тула. Ул 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.
Халыкның мәнфәгатьләрен яхшы тоемлап, ил сулышын нечкә сиземләп аксакаллардай олпат ил агасы булып җитешсә дә, ул әле дә егетләрчә җитез – автоузышларда да көч сынаша, спорт өлкәсендә дә үз кеше. Замана технологияләрен дә ул беренчеләрдән куллана башлый, үрнәк буларак тәкъдим итә. Аның актив интернет кулланучысы булуы да билгеле. Instagramга үзе төшереп җибәргән фотосурәтләре исә бары уңай тәэсирләр генә барлыкка китерә.
Илбашыбызга ныклы сәламәтлек, күркәм сабырлык, янә дә үткен зиһен, шатлык-куанычлар телибез!
Укытучыга бәяләмә
43 нче мәктәпкә Килдек бүген кунакка Ачык дәресне карап, Яхшы белем алмакка. Беренче дәрестә без, Теория укыдык. Тәнкыйди эшчәнлеккә, Белемебезне арттырдык. Алёна Петровна дәрестә, Тәнкыйди эшчәнлек аңлата. Мөлаемлеге, белеме белән Укытучыларны авызына карата. Дәрестә без эшләпәләрнең Кирәклеген аңладык. Тәнкыйди эшчәнлек теориясен Бик бирелеп тыңладык. Сергей Заир-Бекның да Кем икәнлеген белдек. Шушы технологияне үзебез Дәрестә кулланырбыз, дидек. Дәрес бара, укучылар Бик бирелеп эшлиләр. “Тәнкыйди эшчәнлек” дәресен Ник кирәк бу, димиләр. 45 нче мәктәп Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкшовна
ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ
Энциклопедия 2 мең тираж белән чыккан.
Анда 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация урнаштырылган. Узган гасырда эшли башланган күләмле проектта 135 мәкалә авторы һәм 15 фәнни редактор хезмәте кергән. Мәкаләләр бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән.
Асыл сүзләр
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт анын кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, — асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Жиргә кумсә – орлык шикелле тишелеп чык. Жилкәнеңне жилләр екса – йөрәгеңне жилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да жиңергэ өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.
Фәнис Яруллин
Халыкара туган тел көне!
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне
Бүген татар дөньясы мәшһүр улын – герой Муса Җәлилне туган көне уңаеннан искә ала.
Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Гашыйклар көне
Бер-береңә гел әйтергә кирәк гыйбарәләр:
⦁ Син минем акыллым…
⦁ Син минем матурым…
⦁ Синең белән миңа рәхәт, җиңел…
КОТЛЫЙБЫЗ!!!
4 нче а сыйныфы укучылары Мортазина Аделина, Сәгадәтшина Алсу, Шәймәрданова Эльвина, 4 нче в сыйныфы укучысы Нигъмәтуллин Наил “15 нче санлы Балалар иҗат йорты”нда үткәрелгән“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясенең “Теле барның – иле бар” турында катнашып, II дәрәҗә дипломга лаек булдылар(җитәкчеләре Абдуллина Л.Ш.)



Март 2nd, 2017
Алена Абишева
