Без бергә

4 февраль көнне 43 нче мәктәпнең мәҗлесләр залында  “Без бергә” исеме астында  балалар халык иҗаты республикакүләм  фестиваль-бәйгесенең мәктәп туры  үтте.

Җиңүчеләр Солтанова Адилә (вокал), Гыйльмеханова Айсылу (нәфис сүз)фестиваль-бәйгенең шәһәр этабында безнең мәктәбебез данын яклаячаклар.

Яшәгез. Яратыгыз. Елмаегыз.

27 нче гыйнвар — Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулары

52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 27 нче гыйнвар көнне күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулары булып узды.

2017 нче ел — экология елы

2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде.

Асыл сүзләр

Онытмагыз! Булышыр өчен көчле һәм бай булырга кирәк түгел! Аның өчен игелекле булырга кирәк!

«Фиксиләр» татарча сөйләшә башлады

Сезнең игътибарыгызга татар теленә тәрҗемә ителгән Фиксиләр (мультипликацион сериал) тәкъдим итәм.

http://mon.tatarstan.ru/rus/fiksilar-serial.htm

Асыл сүзләр

Иртәгә ничек булачагын белеп булмый. Бары тик булсын гына ул, иртәгәге көн. Кадерле кешеләребез яныбызда гына булсын.

Асыл сүзләр

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”

Р. Фәхреддин

Мин татарча сөйләшәм

10 ноября 2016 г. в МАУ ДО ДДТ № 15 прошёл I тур республиканской акции «Мин татарча сөйләшәм”, где нашу школу представляли учащиеся 4 а класса Муртазина Аделина, Уйбекова Алия, Шаймарданова Эльвина.

“Әкиятләрдә була хикмәт” исеме астында үткән әлеге чарада укучыларның татар халык әкиятләре буенча белемнәре сыналды. Ярыш 5 этапта оештырылган иде. “Дуслык” командасы сынатмады, нәтиҗәләрне көтеп калабыз.

Заһир Бигиев детективлары

З. Бигиевнең  детектив әсәрләре татар мәктәпләренең тугызынчы сыйныфында өйрәнелә, тик аларны күпчелек барыбер белми кала. 1887 елда аның «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәре басылып чыга, 1890 елда – «Зур гөнаһлар» китабы. Шулай итеп, татар детективлары дөньяны хәтта Конан Дойльның Шерлок Холмсына кадәр үк күрде булып чыга (Конан Дойльның беренче «Шерлок Холмс»ы 1891 елда чыга).

Кызыклы сюжет, элекке Казан рухы, татар-мөселман атмосферасы, һичшиксез, бу әсәрне бер утыруда укып бетерергә мөмкинлек бирә. Үзебезнең милли детективларны балаларга укыту аларда татар әдәбияты белән кызыксынуны да арттырыр.