Без барыбыз да каләмнәр кебек. һәркем үз гомерен үзе сурәтли. Кемдер сына, кемдер тупаслана, ә кемдер очлана һәм алга бара.
Туган (татар) теле һәм әдәбиятыннан ТДИ-2023
Демоверсияләр белән сез бу сылтамага кереп, таныша аласыз: http://abishevaalena.ru/?page_id=4673
«Татарханә» телеграм каналына рәхим итегез!
«Татарханә» телеграм каналы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли эшләр буенча директор урынбарсарлары өчен төзелде. Сылтама: «Татарханә» төркеме
Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы
Реестр Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларын җыю, теркәү, системага салу һәм саклау белән шөгыльләнүче оешмаларында булган матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматтан, матди булмаган мәдәни мирасны саулау һәм популярлаштыру белән кызыксынучы затларда булган материаллардан формалашкан. Каталог сылтамасы: Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы
Булма син чебен. Бул син бал корты
Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен сасыган урын табар. Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар. Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар. Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, […]
Бүген, 5 октябрь көнне Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм — Укытучылар көне белән котлыйм!
Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре,бәхет, җан тынычлыгы телим.
Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын.



Октябрь 28th, 2016
Алена Абишева

