ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе белән берлектә балаларны “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесендә катнашырга чакыра.
Моның өчен бер кулыңа гаиләгездә сакланучы ядкәрьнең үзен, икенчесенә аның рәсемен яки үзенчәлекле эшләнмәсен тотып фотосурәткә төшәргә, әлеге ядкәрь турында хатирәләр язарга кирәк. Текст А4 форматында бер биттән артмаска тиеш. Хатны izdmus@mail.ru электрон почтасына юллагыз. Конкурс 1 февральдән 15 апрельгә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләр 18 майда ТР Милли музеенда Халыкара музейлар көнендә бүләкләнәчәк.



Март 4th, 2017
Алена Абишева
Опубликовано в рубрике 