Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәм. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Архивы за месяц Март, 2017
Халыкара балалар телевидениесе һәм радиосы көне
Март 5th, 2017
Алена Абишева 5 март – Халыкара балалар телевидениесе һәм радиосы көне Берләшкән милләтләр оешмасының Балалар фонды тарафыннан 1994 елның мартында Канн шәһәрендә гамәлгә ашырыла. Балалар, үсмерләр һәм яшьләр тапшырулары «Яшь ТНВ» кысаларында эфирга чыга. «Яшь ТНВ» телеканалында татар һәм рус телләрендә балалар өчен иң яхшы тапшырулар, мавыктыргыч фильмнар, кызыклы мультфильмнар һәм спектакльләр тәкъдим ителә.
«Әбиемнең серле сандыгы» бәйгесе.
Март 4th, 2017
Алена Абишева ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе белән берлектә балаларны “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесендә катнашырга чакыра. Моның өчен бер кулыңа гаиләгездә сакланучы ядкәрьнең үзен, икенчесенә аның рәсемен яки үзенчәлекле эшләнмәсен тотып фотосурәткә төшәргә, әлеге ядкәрь турында хатирәләр язарга кирәк. Текст А4 форматында бер биттән артмаска тиеш. Хатны izdmus@mail.ru электрон почтасына юллагыз. Конкурс 1 февральдән 15 […]
Асыл сүзләр
Март 4th, 2017
Алена Абишева «Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр». Ризаэддин Фәхреддин
Иҗатчылар үзләрен яклый
Март 2nd, 2017
Алена Абишева 3 март Бөтендөнья язучы көне (тулырак атамасы – Язучылар өчен Бөтендөнья тынычлык көне) буларак билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм бөтен дөнья язучыларының иҗади аралашуына ярдәм итү, матди авырлык кичергән, иреге чикләнгән, сәяси режимнар тарафыннан кыерсытылган иҗатчыларны яклау, сүз һәм шәхес иреге өчен, цензурага каршы көрәшү максатын куя.
Укучыларның язгы каникуллары кайчан башлана?
Март 2nd, 2017
Алена Абишева Чаллы укучыларының иң озын чиректән соңгы яллары тугыз көнгә сузылачак. Каникуллар быел 20 марттан алып 28 мартка хәтле булачак. 29 марттан дүртенче чирек башлана.
Ә сез беләсезме?
Март 1st, 2017
Алена Абишева XIX гасырга кадәр татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма хәлендә генә яши, ләкин бу аңа киң таралырга һәм танылырга комачаулык итми. Әйтик, мәсәлән, озак еллар буена бу әсәр язылган китап кияүгә чыгучы татар кызларының күбесенең бирнәсендә була торган мәҗбүри әйбер булып саналган.
Рөстәм Миңнехановның туган көне
Март 1st, 2017
Алена Абишева Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тула. Ул 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. Халыкның мәнфәгатьләрен яхшы тоемлап, ил сулышын нечкә сиземләп аксакаллардай олпат ил агасы булып җитешсә дә, ул әле дә егетләрчә җитез – автоузышларда да көч сынаша, спорт өлкәсендә дә үз кеше. Замана технологияләрен дә ул […]



Опубликовано в рубрике
