43 нче мәктәпкә Килдек бүген кунакка Ачык дәресне карап, Яхшы белем алмакка. Беренче дәрестә без, Теория укыдык. Тәнкыйди эшчәнлеккә, Белемебезне арттырдык. Алёна Петровна дәрестә, Тәнкыйди эшчәнлек аңлата. Мөлаемлеге, белеме белән Укытучыларны авызына карата. Дәрестә без эшләпәләрнең Кирәклеген аңладык. Тәнкыйди эшчәнлек теориясен Бик бирелеп тыңладык. Сергей Заир-Бекның да Кем икәнлеген белдек. Шушы технологияне үзебез Дәрестә кулланырбыз, […]
Архивы за месяц Февраль, 2017
ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ
Февраль 26th, 2017
Алена Абишева Энциклопедия 2 мең тираж белән чыккан. Анда 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация урнаштырылган. Узган гасырда эшли башланган күләмле проектта 135 мәкалә авторы һәм 15 фәнни редактор хезмәте кергән. Мәкаләләр бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән.
Асыл сүзләр
Февраль 22nd, 2017
admin Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт анын кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, — асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап […]
Халыкара туган тел көне!
Февраль 21st, 2017
Алена Абишева Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә […]
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне
Февраль 15th, 2017
Алена Абишева Бүген татар дөньясы мәшһүр улын – герой Муса Җәлилне туган көне уңаеннан искә ала. Җырларым Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Гашыйклар көне
Февраль 14th, 2017
Алена Абишева Бүген бар дөнья Гашыйклар көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәмнең үз тарихы бар. Безнең эраның 269 елында Рим императоры армиясендә солдатлар санын саклап калу ниятеннән аларны өйләнүдән тыя. Әмма бу гына яшь солдатларга гашыйк булуга, гаилә коруга киртә була алмый. Шул ук вакытта гашыйклар яклы христиан рухание Валентин яшьләрне кавыштырып йөрүдә төп рольне уйнаучы була. Моны […]
КОТЛЫЙБЫЗ!!!
Февраль 4th, 2017
Алена Абишева 4 нче а сыйныфы укучылары Мортазина Аделина, Сәгадәтшина Алсу, Шәймәрданова Эльвина, 4 нче в сыйныфы укучысы Нигъмәтуллин Наил “15 нче санлы Балалар иҗат йорты”нда үткәрелгән“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясенең “Теле барның – иле бар” турында катнашып, II дәрәҗә дипломга лаек булдылар(җитәкчеләре Абдуллина Л.Ш.)
Без бергә
Февраль 4th, 2017
Алена Абишева 4 февраль көнне 43 нче мәктәпнең мәҗлесләр залында “Без бергә” исеме астында балалар халык иҗаты республикакүләм фестиваль-бәйгесенең мәктәп туры үтте. Җиңүчеләр Солтанова Адилә (вокал), Гыйльмеханова Айсылу (нәфис сүз)фестиваль-бәйгенең шәһәр этабында безнең мәктәбебез данын яклаячаклар.



Опубликовано в рубрике
