Архивы за день Февраль 15th, 2017

Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Бүген татар дөньясы мәшһүр улын – герой Муса Җәлилне туган көне уңаеннан искә ала.   Җырларым Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.