Архивы за месяц Апрель, 2017

Туган тел көне белән!

26 апрель – татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә. Татар дөньясына гына түгел, республикабызда яшәгән башка милләт вәкилләренә дә Тукай, аның шигърияте яхшы таныш. Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың — минем саулык, авыруың — […]

Тәҗрибә нәкъ шулай гына туплана

Елмаегыз!

“Елмаю – һәркемнең гомерен озынайта” Канада врачы Ганс Селье “Игътибарыгызны һәрчак тормышыгызның якты якларына туплагыз. Күңелсез хәлләр турында онытырга тырышыгыз” дип әйткән.

Уңышка ирешүнең 10 сере

1.Һәр көн нәрсә дә булса эшләгез. 2.Планлаштырган әйберегез ният кенә булып калмасын. 3.Белемегезне, тәҗрибәгезне арттыру өстендә эшләгез. 4.Проблема турында түгел, аны хәл итү юллары турында уйлагыз. 5.Эшләргә җайлы булган әйберне түгел, мөһим дип санаганын эшләгез. 6.Һәр эшне ахырына кадәр җиткерегез. 7.Вакытыгызны яратыгыз, аны юкка әрәм итмәгез. 8..Акчаны дөрес сарыф итәргә өйрәнегез. 9.Буш кеше белән аралашканчы, […]

Гаилә

Хатын-кыз килеп керсә, өй яктыра, ир-ат керсә, өебез җылынып китә, ә балалар керсә, өйгә шатлык иңә. Өйләрегез якты, җылы һәм шатлык белән тулы булсын!

Уңышка ирешергә теләүчеләргә 5 киңәш:

1.Үзең турында начар уйлаудан саклан! Син уникаль шәхес, Аллаһ Тәгалә сине халык кылганда үзеңнең тормышыңда кирәк булачак сыйфатларны синең күңелгә салган. Үзеңнең һәр сыйфатыңның уңай ягын тап һәм шуңа шөкер ит. 2. Башкаларның синең турында нәрсә уйлавы сине борчымасын. Алар үз дөньяларында яшиләр, үз “күзлекләреннән” чыгып хөкем итәләр. Ә синең үз дөньяң, үз карашларың 3.Үзеңнең […]

Кояшлы ямьле яз килде! Тыштан керәсе дә килми, шундый рәхәт!

Максат куегыз!

Хыялның чынга ашуын теләсәгез, аны үзегезгә максат итеп куегыз, үтәлү вакытын билгеләгез һәм көннән көн аңа таба барыгыз. Әйе, моның өчен тырышырга кирәк булачак. Кайбер адымнар үзләре үк кечкенә генә максат булырга мөмкин, ләкин тырышлык куймыйча һәм сайлаган юлыңда сабыр итмичә алга барып булмый, бары бер урында гына таптанып була. Үз максатыгызга ышаныгыз һәм көчле […]

Асыл сүзләр

ҺӘР БАЛАНЫҢ ҮЗ ӘТИ-ӘНИСЕ, ҺӘР ӘТИ-ӘНИНЕҢ ҮЗ БАЛАСЫ БУЛСЫН!!!

1 апрель. «Бүген — көлке көне!»

Көлү кешеләрдә уңай хис-тойгылар уята,  гомерләрне озайта. Тикмәгә генә халыкта “Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез” дип әйтмиләр бит.