Уңышка ирешергә теләүчеләргә 5 киңәш:

1.Үзең турында начар уйлаудан саклан! Син уникаль шәхес, Аллаһ Тәгалә сине халык кылганда үзеңнең тормышыңда кирәк булачак сыйфатларны синең күңелгә салган.
Үзеңнең һәр сыйфатыңның уңай ягын тап һәм шуңа шөкер ит.

2. Башкаларның синең турында нәрсә уйлавы сине борчымасын. Алар үз дөньяларында яшиләр, үз “күзлекләреннән” чыгып хөкем итәләр.
Ә синең үз дөньяң, үз карашларың

3.Үзеңнең кем икәнлегеңне аңларга тырыш. Хәзерге мизгелдә нинди хисиләр кичерүеңне, кайда икәнлегеңне той, шунсыз без гадәттә томан эчендә яшибез, алга таба үсә алмыйбыз.

4. Хаталар юк, бары тик тәҗрибә генә бар. Тормыш юлында сиңа киртәләр һәм авырлыклар очраса, хәрәкәт итүне туктатма. Авырлыктан соң һичшиксез җиңеллек киләчәк, бу закон!

5. Теләгән эшеңне яки хыялыңны тормышка ашыр. Бары тик башларга гына кирәк! Кешеләр гадәттә эшнең ахыры уңай булачагына шикләнә. Беркем дә киләчәген 100 % ка күзаллый алмый. Хәрәкәт итү — курку хисеннән иң яхшы дәва!

Чыганак: https://vk.com/kzlar_mektebe

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий