1 апрель. «Бүген — көлке көне!»

Көлү кешеләрдә уңай хис-тойгылар уята,  гомерләрне озайта. Тикмәгә генә халыкта “Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез” дип әйтмиләр бит.

Австрия галимнәре исә көлүне сулыш гимнастикасы белән аралаштыруның йөрәк авыруларыннан интегүчеләр өчен иң нәтиҗәле терапия икәнлеген белдерә. 
Шулай итеп, чын күңелдән көлә белүчеләрнең сәламәтлеге чагыштырмача әйбәт булырга тиеш. Юмор хисе юклыгы исә, бердән, авыруга китерсә, ә икенчедән, үзе үк авыру нәтиҗәсе булырга мөмкин. Галимнәр ачыклаганча, «көлү зонасы» мидәге маңгай өлешенең түбән бүлекләрендә урнашкан. Ул социаль һәм эмоциональ бәя бирү, планлаштыру функциясе өчен дә җаваплы. Шуңа микроинсультлар булганда, кешенең шаяртуларны аңлау сәләте юкка чыгарга мөмкин. Юмор хисе булмавы хроник алкоголикларның савыгуына һәм социаль тернәкләнүенә дә комачаулый. 

Тагын бер кызыклы факт: статистика буенча, 5 яшьлек бала көненә 300 тапкыр көлә, өлкән кеше исә күп дигәндә 20 тапкыр гына. Сан-Францискода яшәүче эксперименталь биология буенча профессор Ли Берк исә моның нәтиҗәсен балаларның үсүендә һәм өлкәннәрнең буй озынлыгы үзгәрмәвендә күрә. Чыннан да, тәҗрибәләрдән күренгәнчә, шаян кино карарга әзерләнүчеләрдә, сәясәт һәм фаҗигаләр турында газета укырга керешүчеләрдән аермалы буларак, бета-эндорфиннар 33 процентка, ә үсү өчен җаваплы гормоннарның күләме 87 тапкырга арта! Ә бета-эндорфиннар авыртуларны сизмәү сәләтен көчәйтә һәм депрессияләргә каршы көрәш чарасы булып тора. Үсү гормоны исә иммунитетны ныгыту өчен җаваплы. Менә шуннан соң көлүнең файдасы юк дип әйтеп карагыз. 

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий