Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы егерме елда әлеге чирне йоктыру күрсәткече 150 мәртәбә диярлек кимегән. Моның сәбәпләренә килгәндә, гриппка каршы вакцинация ясау һәм статистика алып барудагы үзгәрешләрне югары бәяләгәннәр.
«Совигрипп» вакцинасы. Ул А (H1N1), A (H2N3) һәм B тибындагы грипп вирусына каршы тора ала
Гриппка каршы иммунитет вакцинадан соң 2-4 атна үткәч барлыкка килә. Шуңа күрә прививканы эпидемик күтәрелешкә кадәр бер-ике ай алдан ясату мөһим.
Вакцинациянең максаты – чирне максималь киметү.
Грипп белән авыру куркынычы булучылар арасында медицина, мәгариф, транспорт хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар, студентлар, йөкле хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бар.
Туган (татар) теле һәм әдәбиятыннан ТДИ-2023
Демоверсияләр белән сез бу сылтамага кереп, таныша аласыз: http://abishevaalena.ru/?page_id=4673
«Татарханә» телеграм каналына рәхим итегез!
«Татарханә» телеграм каналы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли эшләр буенча директор урынбарсарлары өчен төзелде. Сылтама: «Татарханә» төркеме
Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы
Реестр Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларын җыю, теркәү, системага салу һәм саклау белән шөгыльләнүче оешмаларында булган матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматтан, матди булмаган мәдәни мирасны саулау һәм популярлаштыру белән кызыксынучы затларда булган материаллардан формалашкан. Каталог сылтамасы: Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы
Булма син чебен. Бул син бал корты
Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен сасыган урын табар. Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар. Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар. Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, […]
Гриппка каршы вакцинация
КЫҢГЫРАУ ДӘШӘ
Җиз кыңгырау чыңы янә мәктәпләргә дәште. Сагынып көтеп алган яңа уку елы башланды.
Син беренче тапкыр парта артына утырасың. Бәлки, йөзенче, меңенче тапкырдыр. Әмма беренче сентябрь һәрвакыт бәйрәм, уку елының туган көне.
Мәктәп каршында үскән агачларга игътибар ит. Җәйнең яшел яфраклары көзнең беренче сары яфраклары белән аралашкан. Менә шулай мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында да җәй көз белән очрашты.
Беренче сентябрь – эшнең башы, шул ук вакытта зур эшнең дәвамы да. Беренче сентябрь – синең тормышыңда олы баскыч. Яңа буыннарны көткән ачышларның, белемнәрнең серләренә төшенүгә менү баскычы. Яңа уку елында уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын сезгә!
Белем бәйрәме мөбарәк булсын!
Барчагызны 1 нче сентябрь — Белем бәйрәме белән котлыйым. Яңа уку елы сөенеч-табышларга, уңышларга бай булсын! Яңа үрләргә менәргә, хыялларны тормышка ашырырга язсын. Исән-имин, сау-сәламәт, бергә булыйк, хөрмәтле укытучылар, укучылар!
Юлларда сак булыгыз!
Хөрмәтле укучылар, юл йөрү кагыйдәләрен исегездә тотыгыз:
юлларда сак булыгыз, ашыкмагыз, телефоннан сөйләшмәгез;
юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгыгыз;
башта сулга, аннан соң уң якка карагыз.
Бәлеш, Йөзем һәм Ширбәт!
Өч мәче. 1 серия. Музыкаль котлау хаты
Кечкенә бер шәһәрдә яшәгән ди Бәлеш исемле песи баласы, энесе Ширбәт, аларның Йөзем исемле сеңелләре һәм тагын әллә никадәр шаян песекәйләр. Бәлеш, Йөзем һәм Ширбәт — Өч мәче! СЫЛТАМА: http://www.bts.tatar
2018 — ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ ЕЛЫ. БӨЕК ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ТУРЫНДА 12 ФАКТ
Чыганак: http://intertat.tatar/tarih/2018-shi-abetdin-m-r-ani-ely-b-ek-tatar-m-grif-tchese-turynda-12-fakt/



Октябрь 11th, 2018
Алена Абишева
