Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг.
Тулырак: http://konkurs.belem.ru/
Демоверсияләр белән сез бу сылтамага кереп, таныша аласыз: http://abishevaalena.ru/?page_id=4673
«Татарханә» телеграм каналы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли эшләр буенча директор урынбарсарлары өчен төзелде. Сылтама: «Татарханә» төркеме
Реестр Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларын җыю, теркәү, системага салу һәм саклау белән шөгыльләнүче оешмаларында булган матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматтан, матди булмаган мәдәни мирасны саулау һәм популярлаштыру белән кызыксынучы затларда булган материаллардан формалашкан. Каталог сылтамасы: Татарстан Республикасы матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон каталогы
Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен сасыган урын табар. Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар. Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар. Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, […]
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг.
Тулырак: http://konkurs.belem.ru/
«Без барлык телләрне грамматика аша өйрәндек, рус телен дә, немец телен дә. Бездән яхшырак немецлар да белми үз теле грамматикасын. Теләсә нинди грамматикада истә калдыра торган сүзләр, искәрмәләр бар. Мин илдә укытучы сүзен бар җирдә дә баш хәрефтән язарга тәкъдим итәр идем. Укытучы һәрвакыт беренче урында тора. Рус телендә дә укытучы «у» хәрефеннән, татар телендә дә «у» хәрефеннән башлана. Шуңа күрә кертмичә булмый. Укытучыга — дан!» — дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Һәр кешенең “Менә ул чын укытучы”, — диярлек остазы бар. Ул аны еллар узган саен сагынып искә ала, гомере буена рәхмәт укый. Минем онытылмас укытучым – беренче укытучым – Заманова Маһирә Мәсгүтовна. Ул Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясендә күп еллар инде балаларга белем бирә.
Беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, Маһирә апа безне хәреф танырга, язарга өйрәтте. Үзе белән белем дөньясына алып керде. Аның белән дөньяның төрле баскычлары буенча югарыга күтәрелдек, тормышны күрергә, танып белергә өйрәндек. Маһирә апаның һәр хәрефе, һәр иҗеге шулкадәр матур иде ки, аның хәтта бармак очларына буялган акбуры да ничектер үзенә килешеп, сабыйлар күңелен үзенә тартып тора иде кебек. Мин һәрвакыт аңа ошарга, аның кебек язарга тырыштым.
Хөрмәтле Маһирә Мәсгүтовна! Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтләрегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын!
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
«Татар теле укытучысы бриллиант булырга тиеш. Кешене үз артыннан ияртерлек, кешене кызыктырырлык, татар теле дөньясына алып керерлек киң белемле профессионал. Татар теле укытучысы профессор дәрәҗәсендә булырга тиеш.
Татар теле укытучысын мин интеллектуаль, киң карашлы, башка телләр белгән кеше итеп күрергә телим.»
Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев.
Халыкта әлеге чорга бәйле сынамышлар да бар. Әгәр “әбиләр чуагы” вакытында күктә салават күпере хасил булса, көз җылы һәм озын килер. Әгәр бу чорда һавада пәрәвезләр күп очса, кыш бик салкын булыр, ә көз аяз килер. Сынап карарбыз.
Наҗар Нәҗми.
Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!
Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме җиденче тапкыр билгеләп үтәбез.
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
«Сәлам» дәреслеге — яңа буын татар теле дәреслеге. Ул рустелле укучыларга татар телен кызыклы һәм заманча өйрәнү максаты белән язылган укыту әсбабы.
Балалар мавыктыргыч уеннар, кызыклы җырлар, аудиоматериал, тормышчан диалоглар аша татарча сөйләшергә өйрәнәләр.
Дәреслек белән якынрак танышырга теләүчеләргә өстәмә мәгълүматны сайтта да табып була: http://selam.tatar/