#сәламәтиртә

Дуслар!!! Сәламәт яшәү рәвешен яратучылар яисә дүшәмбедән сәламәт булырга теләүчеләр!

11 май көнне дүртенче мәртәбә #сәламәтиртә марафоны башлана! Ул 21 көн дәвам итәчәк һәм 31 нче май көнне тәмамланачак. Шул рәвешле, 21 көн дәвамында һәркем үзендә яңа файдалы гадәт — иртән торып саф һавада йөгереп кайту һәм сәламәтлеген ныгыту гадәтен формалаштыра алачак.

Тулырак: https://vk.com/salamatirta

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау

28 ноябрь көнне үзләрен камилләштерергә теләгән татар теле укытучыларын «Заманча татар теле укытучысы» проектының 1 нче семинарына чакырабыз. 

Сезгә татар телен заманча укыту алымнары, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү ысуллары, цифрлы белем бирү ресурслары һәм башка кызыклы темалар тәкъдим итәчәкбез.

8 ноябрь көнне (14:00-17:00) узачак. Урыны: Яр Чаллы шәһәре,  58 нче мәктәп. Кол Гали бульвары, 22 йорт. (58/09)

Татар теле дәресләре өчен онлайн уеннар

Хөрмәтле укытучылар! Татар теле дәресләре өчен әзер онлайн уеннарны сез ИКТ бүлегеннән кереп карый аласыз. 

«Заманча татар теле укытучысы» проекты

Хөрмәтле укытучылар!

Үзләрен камилләштерергә теләгән укытучыларны «Заманча татар теле укытучысы» проектына чакырам.  Проект 2019-2020 уку елы дәвамында үтәчәк.  Программасы бай, файдалы һәм кызыклы.

Проект турында тулырак: https://drive.google.com/open?id=1NsI9Zvknpp_V5NQ7dm2VYzyt1u0bj7c0

Фикер-тәкъдимнәрегезне көтеп калам: abishevaalena85@mail.ru

«Белем җәүһәрләре» X Дөньякүләм файдалы интернет-проектлар бәйгесе

НИГЕЗЛӘМӘ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama

ГАРИЗА ТАПШЫРУ: http://konkurs.belem.ru/gariza2019

ТАССРга 100 ел

Хәзерге Татарстанның барлыкка килү датасы буларак берничә дата карала ала, әмма «рәсми» версия буларак 1920 елның 27 мае карала. Ул көнне Бөтенрусия үзәк башкарма комитетының һәм РСФСР Совнаркомының ТАССР төзү турында карары чыга.

«Заманча татар теле укытучысы» семинары

22 апрель көнне үзләрен камилләштерергә теләгән татар теле укытучыларын «Заманча татар теле укытучысы» очрашуына чакырабыз!

Сезгә татар телен заманча укыту алымнары, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү ысуллары, цифрлы белем бирү ресурслары һәм башка кызыклы темалар тәкъдим итәчәкбез.

Алдан теркәлү мәҗбүри (урыннар саны чикләнгән). Теркәлү: 
https://forms.gle/g1Xm6w1aMJ83WTJLA

Семинар 22 апрель көнне (10:00-14:00) узачак. Урыны: 58 нче мәктәп (Яр Чаллы шәһәре, Кол Гали бульвары, 22 йорт (58/09).

Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесе — 2019 материаллары

Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесендә катнашучы Яр Чаллы шәһәренең 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абишева Алена Петровна

Бәяләмә

Заявка

Представление

Портфолио

Мастер-класс: «Баш миенең серләре»

Мастер-классның презентациясе һәм планы

ЭССЕ «Минем методик табышларым»

Дәрес эшкәртмәләре

Сыйныфтан тыш чаралар

Тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген өйрәнү

Диплом

 

Курслар: Цифрлы белем бирү ресурслары

Цифрлы белем бирү ресурслары

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

Видеоролик

Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән!

    Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
     Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — 8 нче МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ.
      Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.

       Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмебез!!!

Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.