Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән!

    Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
     Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — 8 нче МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ.
      Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.

       Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмебез!!!

Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий