“Нәүрүз килә” Нәүрүз килә,Нәүрүз килә, Нәүрүзне зурлыйк әле. Гөрләвекләр челтерәвенә Кушылып җырлыйк әле.
Архивы рубрики ‘Яңалыклар’
«М» ХӘРЕФЕ СЕРЕ АЧЫЛДЫ»
Март 12th, 2017
Алена Абишева «Миллениум» күперендә урнаштырылган зур М хәрефен күпләрегезнең күргәне бар. Ә бу хәрефнең чынлыкта нәрсә аңлатканың бөтен кеше дә белми. М хәрефе — меңъеллык Казан символы. М хәрефенең авырлыгы — 600 тонна, биеклеге — 42 метр, ә киңлеге — 17 метр. М хәрефе астыннан 6 машина юлы һәм җәяүлеләр өчен ике яктан юл сузылган. http://yalkyn.com
Тукай бүләген кемгә бирер идегез?
Март 10th, 2017
Алена Абишева Тукай бүләгенә быел 19 намзәт дәгъва итә Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе 2017 елда әлеге бүләккә дәгъва итүче намзәтләрне атады. Тукай бүләгенә быел 19 кеше тәкъдим ителде:
ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН!
Март 8th, 2017
Алена Абишева Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәм. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Халыкара балалар телевидениесе һәм радиосы көне
Март 5th, 2017
Алена Абишева 5 март – Халыкара балалар телевидениесе һәм радиосы көне Берләшкән милләтләр оешмасының Балалар фонды тарафыннан 1994 елның мартында Канн шәһәрендә гамәлгә ашырыла. Балалар, үсмерләр һәм яшьләр тапшырулары «Яшь ТНВ» кысаларында эфирга чыга. «Яшь ТНВ» телеканалында татар һәм рус телләрендә балалар өчен иң яхшы тапшырулар, мавыктыргыч фильмнар, кызыклы мультфильмнар һәм спектакльләр тәкъдим ителә.
«Әбиемнең серле сандыгы» бәйгесе.
Март 4th, 2017
Алена Абишева ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе белән берлектә балаларны “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесендә катнашырга чакыра. Моның өчен бер кулыңа гаиләгездә сакланучы ядкәрьнең үзен, икенчесенә аның рәсемен яки үзенчәлекле эшләнмәсен тотып фотосурәткә төшәргә, әлеге ядкәрь турында хатирәләр язарга кирәк. Текст А4 форматында бер биттән артмаска тиеш. Хатны izdmus@mail.ru электрон почтасына юллагыз. Конкурс 1 февральдән 15 […]
Асыл сүзләр
Март 4th, 2017
Алена Абишева «Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр». Ризаэддин Фәхреддин
Иҗатчылар үзләрен яклый
Март 2nd, 2017
Алена Абишева 3 март Бөтендөнья язучы көне (тулырак атамасы – Язучылар өчен Бөтендөнья тынычлык көне) буларак билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм бөтен дөнья язучыларының иҗади аралашуына ярдәм итү, матди авырлык кичергән, иреге чикләнгән, сәяси режимнар тарафыннан кыерсытылган иҗатчыларны яклау, сүз һәм шәхес иреге өчен, цензурага каршы көрәшү максатын куя.



Опубликовано в рубрике
