Күзләрегез арымасын 

Күзләрнең аруын гади генә күнегүләр ярдәмендә бетерергә була. Бу күнегүләрне даими эшләү – күзләр тирәсендә җыерчыклар булдырмауның иң яхшы чарасы. Ул күнегүләрне эш арасында да үтәргә мөмкин, алар күп вакытны алмый. 

• Күзләрне йомыгыз да 4 тапкыр сәгать теле уңаенда, 4 тапкыр кирегә таба әйләндерегез. Күнегүне 4-8 тапкыр кабатлагыз. 
• Күзләрне йомган килеш күз алмасын 10 тапкыр өскә-аска хәрәкәтләндерегез. Нәкъ шулай ук күз алмасын сулга һәм уңга йөртегез. 
• Якын урнашкан берәр әйбергә, күзләрегезне зур итеп ачып, 30 секунд карап торыгыз, аннары күзләрегезне йомыгыз. Күнегүне 6-8 тапкыр кабатлагыз. 
• Күзләрегезне чиратлап беразга кысыгыз, ә аннары бераз алга карап торыгыз. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлагыз. 
• Бармакларыгызны йомылган күз кабагына куеп, башта – сәгать теле уңаенда, аннары кире юнәлештә йөртеп алыгыз. 

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий