Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг. Тулырак: http://konkurs.belem.ru/
Архивы рубрики ‘Яңалыклар’
«Белем җәүһәрләре — 2017» VIII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашкан хөрмәтле кулланучылар, сайт авторлары!
Октябрь 17th, 2017
Алена Абишева
«Укытучы» сүзе баш хәрефтән
Октябрь 9th, 2017
Алена Абишева Минтимер Шәймиев укытучы сүзен баш хәрефтән «Укытучы» дип гамәлгә кертергә тәкъдим итте. «Без барлык телләрне грамматика аша өйрәндек, рус телен дә, немец телен дә. Бездән яхшырак немецлар да белми үз теле грамматикасын. Теләсә нинди грамматикада истә калдыра торган сүзләр, искәрмәләр бар. Мин илдә укытучы сүзен бар җирдә дә баш хәрефтән язарга тәкъдим итәр идем. Укытучы […]
Укытучылар көне белән!
Октябрь 5th, 2017
Алена Абишева Һәр кешенең “Менә ул чын укытучы”, — диярлек остазы бар. Ул аны еллар узган саен сагынып искә ала, гомере буена рәхмәт укый. Минем онытылмас укытучым – беренче укытучым – Заманова Маһирә Мәсгүтовна. Ул Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясендә күп еллар инде балаларга белем бирә. Беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, Маһирә апа безне хәреф танырга, язарга […]
Укытучылар көне белән, хезмәттәшләрем!
Октябрь 4th, 2017
Алена Абишева Сезгә телим саулык, озын гомер, Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен. Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын, Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
Татар теле укытучысы бриллиант булырга тиеш!
Сентябрь 24th, 2017
Алена Абишева «Татар теле укытучысы бриллиант булырга тиеш. Кешене үз артыннан ияртерлек, кешене кызыктырырлык, татар теле дөньясына алып керерлек киң белемле профессионал. Татар теле укытучысы профессор дәрәҗәсендә булырга тиеш. Татар теле укытучысын мин интеллектуаль, киң карашлы, башка телләр белгән кеше итеп күрергә телим.» Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев.
“Әбиләр чуагы”
Сентябрь 19th, 2017
Алена Абишева Халыкта әлеге чорга бәйле сынамышлар да бар. Әгәр “әбиләр чуагы” вакытында күктә салават күпере хасил булса, көз җылы һәм озын килер. Әгәр бу чорда һавада пәрәвезләр күп очса, кыш бик салкын булыр, ә көз аяз килер. Сынап карарбыз.
Татар телен саклыйк!
Сентябрь 10th, 2017
Алена Абишева Яндың да син, туңдың да син, Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең Әй мөкатдәс, татар теле, Әй син батыр татар теле! Наҗар Нәҗми.
1 сентябрь — Белем бәйрәме!
Сентябрь 1st, 2017
Алена Абишева Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН!
Август 30th, 2017
Алена Абишева Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме җиденче тапкыр билгеләп үтәбез. Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз, Халкым тели изге теләкләр! Гомерлеккә якын туган булып Яши бездә төрле милләтләр. Күп гасырлар кичкән чал тарихлы Данлы илем, үзең бер дастан! Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем, Татарстан!
Татар теле дәресләрегез күңелле үтсен!
Август 29th, 2017
Алена Абишева «Сәлам» дәреслеге — яңа буын татар теле дәреслеге. Ул рустелле укучыларга татар телен кызыклы һәм заманча өйрәнү максаты белән язылган укыту әсбабы. Балалар мавыктыргыч уеннар, кызыклы җырлар, аудиоматериал, тормышчан диалоглар аша татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Дәреслек белән якынрак танышырга теләүчеләргә өстәмә мәгълүматны сайтта да табып була: http://selam.tatar/



Опубликовано в рубрике
