Архивы рубрики ‘Яңалыклар’

Укучыларның язгы каникуллары кайчан башлана?

Чаллы укучыларының иң озын чиректән соңгы яллары тугыз көнгә сузылачак. Каникуллар быел 20 марттан алып 28 мартка хәтле булачак. 29 марттан дүртенче чирек башлана.

Ә сез беләсезме?

XIX гасырга кадәр татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма хәлендә генә яши, ләкин бу аңа киң таралырга һәм танылырга комачаулык итми. Әйтик, мәсәлән, озак еллар буена бу әсәр язылган китап кияүгә чыгучы татар кызларының күбесенең бирнәсендә була торган мәҗбүри әйбер булып саналган.  

Рөстәм Миңнехановның туган көне

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тула. Ул 1957 елның  1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.  Халыкның мәнфәгатьләрен яхшы тоемлап, ил сулышын нечкә сиземләп аксакаллардай олпат ил агасы булып җитешсә дә,  ул әле дә егетләрчә җитез – автоузышларда да көч сынаша, спорт өлкәсендә дә үз кеше. Замана технологияләрен дә ул […]

Укытучыга бәяләмә

43 нче мәктәпкә Килдек бүген кунакка Ачык дәресне карап, Яхшы белем алмакка. Беренче дәрестә без, Теория укыдык. Тәнкыйди эшчәнлеккә, Белемебезне арттырдык. Алёна Петровна дәрестә, Тәнкыйди эшчәнлек аңлата. Мөлаемлеге, белеме белән Укытучыларны авызына карата. Дәрестә без эшләпәләрнең Кирәклеген аңладык. Тәнкыйди эшчәнлек теориясен Бик бирелеп тыңладык. Сергей Заир-Бекның да Кем икәнлеген белдек. Шушы технологияне үзебез Дәрестә кулланырбыз, […]

ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ

Энциклопедия 2 мең тираж белән чыккан.  Анда 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация урнаштырылган. Узган гасырда эшли башланган күләмле проектта 135 мәкалә авторы һәм 15 фәнни редактор хезмәте кергән. Мәкаләләр бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән.

Асыл сүзләр

  Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт анын кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, — асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап […]

Халыкара туган тел көне!

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә […]

Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Бүген татар дөньясы мәшһүр улын – герой Муса Җәлилне туган көне уңаеннан искә ала.   Җырларым Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Гашыйклар көне

Бүген бар дөнья Гашыйклар көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәмнең үз тарихы бар. Безнең эраның 269 елында Рим императоры армиясендә солдатлар санын саклап калу ниятеннән аларны өйләнүдән тыя. Әмма бу гына яшь солдатларга гашыйк булуга, гаилә коруга киртә була алмый. Шул ук вакытта гашыйклар яклы христиан рухание Валентин яшьләрне кавыштырып йөрүдә төп рольне уйнаучы була. Моны […]

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

4 нче а сыйныфы укучылары Мортазина Аделина, Сәгадәтшина Алсу, Шәймәрданова Эльвина, 4 нче в сыйныфы укучысы Нигъмәтуллин Наил “15 нче  санлы Балалар  иҗат  йорты”нда үткәрелгән“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясенең “Теле барның – иле бар”  турында катнашып,  II  дәрәҗә дипломга лаек булдылар(җитәкчеләре Абдуллина Л.Ш.)