Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Якыннарыгызның йөрәк җылысын тоеп, яратып, яратылып яшәгез! Гаиләгез күгендә һәрвакыт кояш балкысын, җил-давыллар урап узсын!!! Бәйрәм белән сезне!!!
Архивы рубрики ‘Яңалыклар’
Май 11th, 2017
Алена Абишева «Бер сабый бала, кояшлы көн бер җирдә йөргәндә, үзенең күләгәсен күреп, күләгәсе артыннан җитмәкче булды. Күләгә артыннан җитәмен дип бара. Ул барган саен, күләгә һаман алга китә. Ул баланың ачуы килеп, өстенә басарга теләп, йөгерә башлады. Ул йөгерсә, күләгә дә йөгерә. Бала тәмам арыды. Әйләнеп, янә киткән урынына кайтып барганда, артына әйләнеп караса, күләгә артыннан […]
Бөек Җиңү көне белән!
Май 9th, 2017
Алена Абишева Кирәкми безгә сугыш Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк якты, матур, Тыныч хезмәт һәм тормыш. (Ә.Исхак)
Кояш көне
Май 3rd, 2017
Алена Абишева 3 май көнне бөтен дөньяда «Кояш көне» билгеләп үтелә. Кояш — Җир шарының иң якын бердәнбер йолдыз. Ул үзенең тирәсендә урнашкан күк җисемнәре белән Кояш системасын барлыкка китерә. Кояш энергиясенең мөмкинлекләре бик зур. Кояштан көч алып эшләүче батареяләр да бүгенге көндә киң кулланыла. Кояш 4,6 миллиард ел яна.
1 МАЙ — ЯЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕ
Май 1st, 2017
Алена Абишева Сезне 1май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм! Күкләребез имин, якты булсын! Күңелегездә һәрвакыт шау чәчәкле май балкысын! Сезгә исәнлек саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, шатлык- бәхет телибез. Ялларыгыз күңелле үтсен!
Туган тел көне белән!
Апрель 26th, 2017
Алена Абишева 26 апрель – татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә. Татар дөньясына гына түгел, республикабызда яшәгән башка милләт вәкилләренә дә Тукай, аның шигърияте яхшы таныш. Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың — минем саулык, авыруың — […]
Елмаегыз!
Апрель 17th, 2017
Алена Абишева “Елмаю – һәркемнең гомерен озынайта” Канада врачы Ганс Селье “Игътибарыгызны һәрчак тормышыгызның якты якларына туплагыз. Күңелсез хәлләр турында онытырга тырышыгыз” дип әйткән.
Уңышка ирешүнең 10 сере
Апрель 17th, 2017
Алена Абишева 1.Һәр көн нәрсә дә булса эшләгез. 2.Планлаштырган әйберегез ният кенә булып калмасын. 3.Белемегезне, тәҗрибәгезне арттыру өстендә эшләгез. 4.Проблема турында түгел, аны хәл итү юллары турында уйлагыз. 5.Эшләргә җайлы булган әйберне түгел, мөһим дип санаганын эшләгез. 6.Һәр эшне ахырына кадәр җиткерегез. 7.Вакытыгызны яратыгыз, аны юкка әрәм итмәгез. 8..Акчаны дөрес сарыф итәргә өйрәнегез. 9.Буш кеше белән аралашканчы, […]
Гаилә
Апрель 14th, 2017
Алена Абишева Хатын-кыз килеп керсә, өй яктыра, ир-ат керсә, өебез җылынып китә, ә балалар керсә, өйгә шатлык иңә. Өйләрегез якты, җылы һәм шатлык белән тулы булсын!



Опубликовано в рубрике
