Рөстәм Миңнехановның туган көне

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тула. Ул 1957 елның  1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. 

Халыкның мәнфәгатьләрен яхшы тоемлап, ил сулышын нечкә сиземләп аксакаллардай олпат ил агасы булып җитешсә дә,  ул әле дә егетләрчә җитез – автоузышларда да көч сынаша, спорт өлкәсендә дә үз кеше. Замана технологияләрен дә ул беренчеләрдән куллана башлый, үрнәк буларак тәкъдим итә. Аның актив интернет кулланучысы булуы да билгеле. Instagramга үзе төшереп җибәргән фотосурәтләре исә бары уңай тәэсирләр генә барлыкка китерә.

Илбашыбызга ныклы сәламәтлек, күркәм сабырлык, янә дә үткен зиһен, шатлык-куанычлар телибез!

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

1 комментарий к записи “Рөстәм Миңнехановның туган көне”

  1. Рашида:

    Туган көнегез белән, Рөстәм Нургалиевич!!!

Оставить комментарий