Укытучыга бәяләмә

43 нче мәктәпкә
Килдек бүген кунакка
Ачык дәресне карап,
Яхшы белем алмакка.

Беренче дәрестә без,
Теория укыдык.
Тәнкыйди эшчәнлеккә,
Белемебезне арттырдык.

Алёна Петровна дәрестә,
Тәнкыйди эшчәнлек аңлата.
Мөлаемлеге, белеме белән
Укытучыларны авызына карата.

Дәрестә без эшләпәләрнең
Кирәклеген аңладык.
Тәнкыйди эшчәнлек теориясен
Бик бирелеп тыңладык.

Сергей Заир-Бекның да
Кем икәнлеген белдек.
Шушы технологияне үзебез
Дәрестә кулланырбыз, дидек.

Дәрес бара, укучылар
Бик бирелеп эшлиләр.
“Тәнкыйди эшчәнлек” дәресен
Ник кирәк бу, димиләр.

45 нче мәктәп
Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкшовна
Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

2 комментария к записи “Укытучыга бәяләмә”

  1. Рашида:

    Бу дәрестә мин дә утырдым. Кафия Мөбәрәкшовнаның сүзләре белән килешәм. Укытучы белән укучылар арасында эшлекле, җылы, аңлашу булды.

  2. Айзиля:

    Алена Петровнаның дәресләре, мастер-класслары бик кызыклы һәм ФГОС таләпләренә туры килеп төзелгән! Сезгә эшегездә иҗади уңышлар телим!

Оставить комментарий