«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре игълан ителде

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле.

Аларны Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең төбәк этабы нәтиҗәләрен ачыклау тантанасында игълан иттеләр.

Җиңүгә Башкортстанның Уфа районы Михайловка урта мәктәбе укытучысы Динара Харисова, Казанның 116 нчы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова иреште. 

Икенче урында — Төмән өлкәсе Вагай районы Заречье урта мәктәбе укытучысы Венера Ибукова, Яр Чаллының 12 нче урта мәктәбе мөгаллиме Силүзә Вахитова.

Өченче урында — Чувашстанның Комсомольск районы Токай урта мәктәбеннән Динә Гыймалтдинова, Казанның 114 нче урта мәктәбеннән Ләйсән Шәрәфетдинова.

 

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий