«Татарча диктант» Бөтен дөнья белем бирү акциясе

Быел «Татарча диктант» акциясе 85 мең кешене берләштерде. 19 октябрь көнне дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәгән милләттәшләребез һәм татарстанлылар, дәррәү кубып, туган телне белү дәрәҗәсен тикшерде. Яңа гына язарга өйрәнгән балалардан алып 80 нән узган өлкәннәргә кадәр бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды. 

Татар телен шактый камил дәрәҗәдә белгән кешеләргә Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» публицистик әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә бүген «Татарча диктант» акциясендә катнашучылар саны 264 кеше булды. Иң яшь диктант язучыга 12 яшь буса, иң өлкән диктант язучыга 76 яшь иде.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий