Яңа 2019 ел белән!

Яңа ел — күңелләргә шатлык өләшүче, хыялларны тормышка ашыручы, киләчәккә өмет уятучы иң яраткан бәйрәмебез. Яңа елны көнктән көннәр — могҗизага тиң. Тылсымлы сихри көчләр аша күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, мандарин тулы табын, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек утлар килеп баса. Бу гаҗәеп хисләр безгә балачактан ук таныш. Төрледән-төрле утлар, әкияттәгедәй парклар һәм күңелле шугалаклар һәр елны кабатланып, күңелләрне дәртләндерә. 

Яңа ел  — үткәннәргә йомгак ясау, уңышлар һәм җиңүләрне барлау, өмет-хыялларның чынга ашкан чоры. Киләсе Яңа елның нинди булачагы безнең үзебездән тора.

Сезне чын күңелдән иң матур, көтеп алган Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Мин сезгә барыннан да элек, үз көчеңә ныклы ышаныч, яңа казаныш һәм ачышлар, зур җиңүләр телим. Киләсе ел сезнең өчен истәлекле вакыйгаларга бай, могҗизалы булсын. Тормышыгызның күңелле очрашулар, шатлыклы тойгылар, бәхетле мизгелләр бизәсен, гаиләгезгә иминлек, саулык-сәламәтлек алып килсен.

Сезнең Яңа ел төнендә курантлар тавышы астында теләгән изге теләкләрегез чынга ашсын!

Яңа ел белән!

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий