Авылда рәхәт!

Саф һава. Җылы көннәрдә су чәчрәтеп уйныйсың. Болыннарда йөгерә-йөгерә чәчәкләр җыясың, бакчада җиләк-җимеш ашыйсың. Кич көтү кайтканын көтеп аласың. Сыерларны, сарыкларны каршы алу үзе бер вакыйга!Аннан соң мунча, яңа савылган сөт! Ятыр алдыннан ишек алдына чыгып йолдызларны күзлисең. Төнге кошларның җырлары ишетелә, елга-күлләрдәге бака тавышлары яңгырый. Авыл йокыга талган вакыт — ниндидер сихри бер мизгелгә әйләнә.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий