Заһир Бигиев детективлары

З. Бигиевнең  детектив әсәрләре татар мәктәпләренең тугызынчы сыйныфында өйрәнелә, тик аларны күпчелек барыбер белми кала. 1887 елда аның «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәре басылып чыга, 1890 елда – «Зур гөнаһлар» китабы. Шулай итеп, татар детективлары дөньяны хәтта Конан Дойльның Шерлок Холмсына кадәр үк күрде булып чыга (Конан Дойльның беренче «Шерлок Холмс»ы 1891 елда чыга).

Кызыклы сюжет, элекке Казан рухы, татар-мөселман атмосферасы, һичшиксез, бу әсәрне бер утыруда укып бетерергә мөмкинлек бирә. Үзебезнең милли детективларны балаларга укыту аларда татар әдәбияты белән кызыксынуны да арттырыр.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий