Архивы за месяц Май, 2017

«Татарча сканвордлар»

Быел «Татарча сканвордлар» электрон газетасы чыга башлады. Газетада кәрәзле, чылбырлы, рәсемле, кирпеч сканвордлар, кроссвордлар басыла. Аның саннарын https://plati.ru/search/СКАНВОРДЛАР 2017 сылтамасы буенча компьютерга, планшетка яки смартфонга күчереп алырга була. 5 нче саннан башлап газетада түләүле конкурслар үткәрелә. Ачкыч сүзне +79196332519 номерына СМС итеп язсагыз, беренче булып дөрес җавап җибәрүченең телефонына 100 сум акча салыначак. Һәр номердан […]

Халыкара гаилә көне

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл,  алмагачлар  чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Якыннарыгызның йөрәк җылысын тоеп, яратып, яратылып яшәгез! Гаиләгез күгендә һәрвакыт кояш балкысын, җил-давыллар урап узсын!!! Бәйрәм белән сезне!!!

«Бер сабый бала, кояшлы көн бер җирдә йөргәндә, үзенең күләгәсен күреп, күләгәсе артыннан җитмәкче булды. Күләгә артыннан җитәмен дип бара. Ул барган саен, күләгә һаман алга китә. Ул баланың ачуы килеп, өстенә басарга теләп, йөгерә башлады. Ул йөгерсә, күләгә дә йөгерә. Бала тәмам арыды. Әйләнеп, янә киткән урынына кайтып барганда, артына әйләнеп караса, күләгә артыннан […]

Бөек Җиңү көне белән!

Кирәкми безгә сугыш  Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк якты, матур, Тыныч хезмәт һәм тормыш. (Ә.Исхак) 

Кояш көне

3 май көнне бөтен дөньяда «Кояш көне» билгеләп үтелә. Кояш — Җир шарының иң якын бердәнбер йолдыз. Ул үзенең тирәсендә урнашкан күк җисемнәре белән Кояш системасын барлыкка китерә. Кояш энергиясенең мөмкинлекләре бик зур. Кояштан көч алып эшләүче батареяләр да бүгенге көндә киң кулланыла. Кояш 4,6 миллиард ел яна. 

1 МАЙ — ЯЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕ

Сезне 1май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм! Күкләребез имин, якты булсын! Күңелегездә һәрвакыт шау чәчәкле май балкысын! Сезгә исәнлек саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, шатлык- бәхет телибез. Ялларыгыз күңелле үтсен!