«Бер сабый бала, кояшлы көн бер җирдә йөргәндә, үзенең күләгәсен күреп, күләгәсе артыннан җитмәкче булды. Күләгә артыннан җитәмен дип бара. Ул барган саен, күләгә һаман алга китә. Ул баланың ачуы килеп, өстенә басарга теләп, йөгерә башлады. Ул йөгерсә, күләгә дә йөгерә. Бала тәмам арыды. Әйләнеп, янә киткән урынына кайтып барганда, артына әйләнеп караса, күләгә артыннан ияреп килә: «Һи, мин юкка йөгердем, ул миннән үзе дә калмый икән», — диде. Дөнья куучылар да шулайдыр, уйлап карасаң».

(Каюм Насыйри)

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий