Ярдәмләшеп яшәү күңелле 7 сыйныф

Тема. «Ярдәмләшеп яшәү күңелле” темасы буенча хикәя төзү.

Максат. 1. Укучыларның “Ярдәмләшеп яшәү күңелле”  темасы буенча сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, хикәя төзи белү өчен шартлар тудыру.

  1. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, парларда һәм күмәк эшли белү, тәнкыйди фикерләү һәм иҗади сәләтләрен формалаштыру.
  2. Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлый белү,“башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр тәрбияләү өчен җирлек тудыру. Ярдәмләшеп яшәү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.

Дәрес барышы.

I.Кызыксындыру.

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

— Исәнмесез, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат!

Кулны-кулга тотынабыз,  бер-беребезнең күзләренә карыйбыз һәм елмаябыз. Үзебезнең матур елмаюыбызны бер-беребезгә бүләк итәбез.

Без якын дуслар

Җыелдык бердәм

 Куллар тотышып

 Елмайдык бергә.

  • — Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куярсыз. Шуңа күрә, сезгә дәрестә тырышырга һәм актив булырга кирәк. Сезгә уңышлар телим! Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
  1. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.

— Укучылар, мин сезгә хәзер видеоролик күрсәтәм. Игътибар белән карагыз! Соңыннан видеороликтан дәреснең темасын билеләрсез.

Видеоролик карау.

  • Укучылар, видеоролик нәрсә турында? Без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
  • Ярдәм турында сөйләшербез.
  • Әйе, сез, укучылар дөрес уйлыйсыз. Как скажем жить помогая друг-другу?
  • Бу сорауга җавапны әйдәгез, укучылар, штрих-кодны укып белик.

  • Ярдәмләшеп яшәү.
  • Укучылар, ярдәмләшеп яшәү турында кем сөйли ала?
  • Сөйли алмыйбыз.

— Димәк, без бүген дәрес ахырында нишли белергә тиеш булабыз? Нинди максат куябыз?

  • Ярдәмләшеп яшәү турында сөйләргә өйрәнергә кирәк.
  • Дәреснең темасы нинди булыр?
  • Ярдәмләшеп яшәү.
  • Әйе, укучылар. Без дәрес ахырында ярдәмләшеп яшәү турында сөйләргә өйрәнербез.

F1

— Укучылар, игътибар белән карагыз әле, F1 клавишасы безнең темага ничек бәйләнгән?

— F1 – клавишы ярдәм (помощь) дигәнне аңлата.

— Уйлап карагыз әле, Халыкара ярдәм итү көне кайчан билгеләнеп үтелә?

— F1 –1 Февраль

— Әйе, 1 Февраль – Халыкара ярдәм итү көне итеп билгеләнеп үтелә.

  • Дәрестә кулланылачак сүзләрнең мәгънәсе, әйтелеше, язылышы өстендә эш.

 “Кластер” алымы.

  • Ярдәмләшеп яшәү турында сөйләшүне дәвам итәбез. Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз?
  • СК (сүзләрне кабатлаудан)
  • Әйе, без өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес әйтелешен искә төшереп алыйк, чөнки алар ярдәмләшеп яшәү турында сөйләгәндә кирәк булачак.
  • Без кемнәргә ярдәм итәбез?
  • Өлкәннәргә: әби-бабайларга, әти-әнигә, абый-апаларга.
  • Әби-бабайларга ничек ярдәм итәбез?
  • Автобуста урын бирәбез. Авыр сумкаларын күтәрәбез.
  • Әти-әнигә ничек ярдәм итәбез?
  • Ашарга пешергә булышабыз, өй җыештырабыз, савыт-саба юабыз…
  • Тагын кемнәргә ярдәм итәбез?
  • Яшьтәшләргә: дуслар, сыйныфташлар.
  • Яшьтәшләргә ничек ярдәм итәбез?
  • Өй эшен эшләргә ярдәм итәбез, тема аңлатабыз, өй җыештырырга булышабыз.
  • Тагын нәрсәләргә ярдәм итәбез?
  • Хайваннарга: кошларга, песи, этләргә.
  • Хайваннарга ничек ярдәм итәбез?
  • Ашатабыз, салкыннан саклыйбыз…

Ярдәмләшеп яшәү

  • Укучылар, искә төшерәбез: транскрипция билгеләре ни өчен кирәк?
  • Сүзләрне дөрес уку һәм әйтү өчен.

 

  • Нәтиҗә чыгару: Без нишләдек?

— Без сүзләрне кабатладык.

Үзбәя.

 

  1. Төшенү.
  2. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

«Фишбон» алымы.

  • Укучылар, безгә нәрсә турында сөйләргә өйрәнергә кирәк?
  • Ярдәмләшеп яшәү турында.
  • Ярдәмләшеп яшәүнең фактларын, сәбәпләрен билгелик.

           Тема                                 Сәбәпләр                       Нәтиҗә

                                        Фактлар

Нәтиҗә. Без нишләдек?

Үзбәя.

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
  2. «Алты эшләпә» алымы.
  • Укучылар, Ярдәмләшеп яшәү күңеллеме?

Укучылар, әйдәгез без “Ярдәмләшеп яшәү күңеллеме?”  проблемасын Алты төсле эшләпәләрне “киеп” анализлыйбыз.

— Алты эшләпәнең һәр төсенең мәгънәләрен искә төшерик.

Ак эшләпә – фактлар

Сары эшләпә – позитив фикерләр

Кара эшләпә – тискәре фикерләр

Кызыл эшләпә – эмоцияләр

Яшел эшләпә – иҗади эш

Зәңгәр эшләпә – нәтиҗә

— Сез төркемдә 12 укучы. 6 эшләпәне тигез бүләр өчен безгә нишләргә кирәк?

— Парлашырга.

Укытучы эшләпәләр таратып чыга.

— Сезгә 2 минут эчендә “Ярдәмләшеп яшәү күңеллеме?”  проблемасына эшләпәнең мәгънәсенә туры килгән фикерләрне табарга кирәк.

2 минут вакыт.

— Вакыт үтте, хәзер үз фикерләрегез белән безне таныштырып үтегез.

Һәр эшләпә пары үз фикерләрен җиткерәләр.

Ак эшләпә. Әбигә автобуста урын бирү. Әнигә ашарга пешерергә, савыт-саба юарга ярдәм итү. Дустыма өй эшен аңлату.

Сары эшләпә. Кешеләргә ярдәм итсәк, безне яраталар, безгә ярдәм итәләр, хөрмәт итәләр.

Кара эшләпә. Ярдәм итәргә вакыт кирәк. Бөтен кешедә ярдәм итми.

Кызыл эшләпә. Ах, минем сиңа ярдәм итәсем килә!!! Ярдәмләшеп яшәү күңелле!!!

Яшел эшләпә. Синвейн төзү яки рәсем төшерү.

Ярдәм итү

Файдалы, күңелле

Җыештырам, урын бирәм, пешерәм.

Ярдәмләшеп яшәү күңелле, файдалы.

Хөрмәт итү.

 

Зәңгәр эшләпә. Ярдәмләшеп яшәү күңелле, файдалы, чөнки сиңа да ярдәм итәләр, сине яраталар, хөрмәт итәләр. Дусларың күбәя. Дус-тату булыйк, ярдәмләшеп яшик!

 

  1. Белем системасына кертү һәм кабатлау.

Ситуатив күнегү.

 

       Старшим место уступи,

Младшим помощь окажи.

Дагестанская пословица.

 

Клок Баддис структурасы

-Хәзер,укучылар үзегезнең cәгатьләрегезне аласыз һәм сәгать 9 очрашырга тиешле дустыгызны күз белән табасыз. Аннан дустыгыз янына барып пар ясыйсыз. Сез 30 сек эчендә дустыгыз белән сөйләшәсез.

Таймд ПЭА-ШЭА структурасы.

(кемнең чәче озынрак шул беренче башлый.)

 

  • Посоветуйте другу, старшим уступить место.
  • Посоветуйте другу, помогать младшим.

— Посоветуйте другу, уважать одноклассников.

Дустым өлкәннәргә урын бирергә кирәк.

Дустым, кечкенәләргә ярдәм итәргә кирәк.

Дустым, сыйныфташларны хөрмә итәргә кирәк.

 -Бик яхшы! Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез һәм урыннарга утырыгыз!

 

Үзбәя.

  • Рефлексия.
  1. Таймд Раунд Робин структурасы.
  • 1 нче укучы башлап җибәрә, калганнарыгыз дәвам итә, 4 нче номерлы укучы тәмамлый.

Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә. 2 тапкыр түгәрәк буенча язалар.

Һәр төркемнең 1 укучысы сөйләп чыга.

— Укучылар, сез бу биремнәрне үтәп, нишләргә өйрәндегез?

— “Ярдәмләшеп яшәү күңелле” темасы буенча хикәя язарга өйрәндек.

Үзбәя

5 — Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта дусларыма да булыша алам.

4 — Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

3 – Әйбәт эшлим, ләкин дустымның ярдәменә каршы килмим.

 

Өй эше:

  1. 5 күнегү, 62 бит. Хикәя язарга.
  2. “Ярдәмләшеп яшәү күңелле” темасы буенча кагыйдәләр төзергә.

Фейерверк.

 

Оставить комментарий