Этләр сугыш вакытында тексты 6 сыйныф

Тема. “Этләр сугыш вакытында” тексты.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.

Максат: 1. “Этләр сугыш вакытында” текстын укып, Бөек Ватан сугышы вакытында этләрнең батырлыгы турында сөйләргә шартлар тудыру.

2.Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, иҗади  һәм тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

  1. Этләрнең батырлыгына соклану һәм аларга карат мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Р. З. Хәйдәрова, З. Р. Нәҗипова “Татар теле” 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, компьютер, интерактив такта, тема буенча презентация материалы.китап күргәзмәсе “ Дүрт аяклы дусларыбыз”

 

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
  2. Уңай психологик халәт тудыру
  • Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
  • Бүген бездә кунаклар бар,әйдәгез алар белән дә исәнләшик!
  • Менә без әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!
  1. Тел разминкасы
  • Ә бүген көн нинди?
Набережные Челны Ср.
14 мая
Чт.
15 мая
Пт.
16 мая
Характер погоды днём      
Максимальная
температура днём (oC),
комфортность погоды
+28 +27 +26
Минимальная
температура ночью (oC),
комфортность погоды
Вт.Ср.
+14
Ср.Чт.
+13
Чт.Пт.
+15
Давление днём (мм рт.ст.) 755 757 756
  • Укучылар, рус телендә бирелгән таблицага карап, без һава торышы турында нәрсә әйтә алабыз
  1. Бүген көн нинди?
  2. Бүген көндез температура ничә?
  3. Бүген төнлә температура ничә булачак?
  4. Иртәгә көндез температура ничә булачак?
  5. Кичә төнлә температура ничә иде?
USD ЦБ 34,86  
EUR ЦБ 48,39  
     

 

  1. Бүген 1 доллар ничә сум тора?
  2. Иртәгә 1 доллар ничә сум торачак?
  3. Бүген 1 евро ничә сум тора?
  4. Иртәгә 1 евро ничә сум торачак?
  5. Минем сәгатем 10 доллар тора, мин сәгатьне ничә сумга сатып алдым?

 

 

  • Өй эшен тикшерү

Клок Баддис алымы.

8 күнегү, 168 бит. Әбиегезгә үзегез турында, этегез (песи, попугай һ.б) турында хат языгыз.

— Укучылар, өй эшенә нәрсә бирелгән иде? Барыгызда өй эше эшләдеме?

-Хәзер,укучылар үзегезнең cәгатьләрегезне аласыз һәм сәгать 9 очрашырга тиешле дустыгызны күз белән табасыз. Аннан дустыгыз янына барып пар ясыйсыз. Сез 1 минут эчендә дустыгызга язган хатыгызны укырга тиеш буласыз. Укып бетергәч, рольләр белән алмашасыз.

Таймд ПЭА-ШЭА алымы.

(кемнең чәче озынрак шул үзенең хатын укый башлый. Шул формада икенче укучы беренче укучыга үз хатын укый)

— Синең иптәшең нинди йорт хайваны турында язган?

— Ә синең иптәшең нинди йорт хайваны турында язган?

-Бик яхшы!Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез һәм урыннарга утырыгыз!

Үзбәя.

  • Уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
  • Укучылар, сез хатыгызда язган этләр, песиләр нинди хайваннар?
  • Йорт хайваннары.
  • мин сезгә хәзер видеоролик күрсәтәм. Игътибар белән карагыз, видеоролик нәрсә турында икән?

Видеоролик карау.

  • Укучылар, сез видеороликта нәрсәләр күрдегез? Анда кемнәр һәм нәрсәләр бар?
  • Парадта этләр дә катнашкан.
  • Ни өчен парадта этләр дә катнашкан?
  • Чөнки сугышта катнашканнар.
  • Укучылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан этләр турында кем сөйли ала?
  • Сөйли алмыйбыз.

— Димәк, без бүген дәрес ахырында нишли белергә тиеш булабыз? Нинди максат куябыз?

  • Бөек Ватан сугышында катнашкан этләр турында сөйләргә өйрәнергә кирәк.
  • Дәреснең темасы нинди булыр?
  • Бөек Ватан сугышында катнашкан этләр.
  • Әйе, укучылар. Без дәрес ахырында герой этләр турында сөйләргә өйрәнербез.

IV.Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

  • Укучылар, безгә герой этләр турында сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк.
  • Укучылар, безгә максатка ирешү өчен нишләргә кирәк булачак?

Һәр өстәлнең җавапларын тыңлау.

ТУ – Т – СҖ – Синквейн – С.

(Текст Уку – Тәрҗемә – Сорауларга Җавап – Синквейн – Сөйләү)

 

  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
  2. “Эй-ар-Гайд” алымын куллану.
  • Сезнең өстәлләрдә һәрберегез өчен битләр ята. Бу битләр икегә бүленгән: “Укыганга кадәр” һәм “Укыганнан соң”. “Укыганга кадәр” дигән баганага раслаулар белән килешсәгез “ +”, килешмәсәгез “–“  билгеләрен куегыз. Һәр укучы аерым яза. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.
Укыганга кадәр Раслаулар Укыганнан соң
  Бөек Ватан сугышы елларында этләр катнашмаганнар.  
  Этләр сугышта хәбәр тапшырганнар, шәһәрләрне минадан чистартканнар, яралы солдатларны сугыш кырыннан алып чыкканнар.  
  Авыл эте Акбай 42 меңнән артык хәбәр тапшырган.  
  Джульбарс исемле эт сугышта 7468 мина һәм 150 снаряд таба.  

 

  • Вакыт үтте. Укучылар, раслауларның дөреслеген тикшерер өчен безгә нишләргә кирәк?
  • Текстны укырга.
  1. Текстны уку.
  • Укытучы үрнәк укый.
  • Эчтән уку.
  • Кычкырып уку.

-Укучылар, “Укыганга кадәр” һәм “Укыганнан соң” баганаларын чагыштырыгыз. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме,үзгәрсә ни өчен?

Сезнең өчен бу мәгълүматның  иң  файдалысы нинди?

—       Минем …….. өстәлдәге ……. номерлы укучының җавабын  ишетәсем килә.

  • Рәхмәт. Шәп булган.

 

  • Без текстны укып нәрсә белдек?
  • Герой этләр турында информация белдек.
  • Безгә тагын нәрсә эшли белергә кирәк?
  • Тәрҗемә итә белергә кирәк.

Үзбәя

 

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
  2. “Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)
  • Укучылар, кайсы сандагы җөмлә дөрес тәрҗемә ителгән, шул номердагы укучы баса.
  • Собаки – герои Великой Отечественной Войны
  1. Этләр Бөек Ватан сугышында катнашканнар
  2. Этләр Бөек Ватан сугышында элемтәче булганнар
  3. Этләр Бөек Ватан сугышы геройлары
  4. Этләр Бөек Ватан сугышында хәбәр тапшырганнар.

 

  • Собака по кличке Джек переплыл через Днепр
  1. Джек кушаматлы песи Днепр елгасын кичкән
  2. Джек кушаматлы эт Днепр елгасын кичкән
  3. Джек кушаматлы эт хәбәр тапшырган
  4. Джек кушаматлы эт танктны юк иткән

 

  • Во время войны собаки уничтожили 300 танков
  1. Сугыш вакытында этләр танкта йөргәннәр
  2. Сугыш вакытында этләр 303 танкны юк иткәннәр
  3. Сугыш вакытында этләр 303 шәһәрне минадан чистартканнар
  4. Сугыш вакытында этләр 300 танктны юк иткәннәр.

 

— Укучылар, без нишләдек?

— тәрҗемә иттек.

— Герой этләр турында сөйли белергә өйрәнер өчен, тагын нишли белергә кирәк?

— Сорауларга җавап бирергә.

 

  • Белем системасына кертү һәм кабатлау.
  1. КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы

— Хәзер сез үзегезнең сорауларыгыз ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерәчәксез.                     

 — Моның өчен сезгә карточкалар ясарга  кирәк булачак. 

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

   Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

 -Битнең күренә торган өлешенә сез текст буенча иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

—  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

— Вакыт бетте.

— Хәзер сез торасыз, урындыкларыгызны этеп куясыз,  кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 2 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

— Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

 — Эшли башладык .

 — Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз.

 

  1. Синквейн.

Герой этләр темасына синквейн төзибез.

Герой этләр

Батыр, кыю

Тапшырганнар, чистартканнар, юк иткәннәр

Этләр  сугышта солдатларга булышканнар.

батырлык.

 

  1. Раунд Тэйбл.
  • Һәр өстәлдә беренче укучы этләрнең батырлыгы турында сөйли башлый, чират буенча дәвам итеп, һәрберегез сөйләргә тиеш буласыз. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә. 1 номерлы укучы башлый, икенче, өченче номерлы укучылар дәвам итәләр, 4 номерлы укучы сөйләүне тәмамлый.
  • минут эчендә һәр төркем сөйли)
  • Бик яхшы, укучылар, сез этләрнең батырлыгы турында күп беләсез икән.

Үзбәя.

 

  • Рефлексия.
  • Укучылар, без дәрес башында нинди максат куйган идек?
  • Этләрнең батырлыгы турында татарча сөйләргә өйрәнергә.
  • Әйдәгез, кем герой этләр турында сөйли ала?

Һәр өстәлдән 1 укучы сөйли

  • Булдырдыгыз, укучылар!
  • Дәрескә үзбәя.

 

  1. Өй эше
  2. 1 күнегү, 168 бит. Текстны сөйләргә өйрәнергә.
  3. Этләр темасына синквейн төзергә.
  4. “Дүрт аяклы чик сакчылары” мәкаләсен тәрҗемә итәргә.

Фейерверк.

Без иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!!!

Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!

Оставить комментарий