Англиядән килгән кунаклар 6 сыйныф

Дәрес барышы.
- Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я,кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә?
- Исәнмесез, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат!
- Укучылар, сезнең өстәлләрдә үз бәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куярсыз. Шуңа күрә, сезгә дәрестә тырышырга һәм актив булырга кирәк. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
- Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
- Фонетик күнегү
“Тэйк-оф-тач-даун” структурасы (Басабыз-утырабыз)
— Бүген дәрестә К, г хәрефләре кергән сүзләрне күп кулланырбыз. Шуңа күрә фонетик күнегүне дә шушы хәрефләргә багышлыйк.
— Укучылар, татар телендә к, г хәрефләре ничә аваз белдерәләр?
— Ике аваз белдерәләр.
— Дөрес, Мин сезгә хәзер сүзләр әйтермен. Әгәр
[к] – авазы кергән кергән сүз булса, 1 номерлы укучылар баса һәм сүзне кабатлый.
[къ] – авазы кергән сүз булса, 2 номерлы укучылар баса һәм сүзне кабатлый.
[г] – авазыкергәнсүзбулса, 3 номерлыукучылар баса һәмсүзнекабатлый.
[гъ] – авазы кергән сүз булса, 4 номерлы укучыларбаса һәм сүзне кабатлый.
(Определяя какие звуки в словах твердые или мягкие к, г вы встаете по очереди)
Иглиз (3), шагыйрь (4), файдалы казылма (2), килгән кунаклар (1) (2) (3), тарихи. []
Кире слайдка чыгарып кабатлатырга
- Скайп аша авырлыкны билгеләү
Алина үзе шалтырата.
- Ой, балалар, безгә шалтыраталар. Кем икән ул?
күп еллар Англиядә яшәүче татар кызы Алина шалтырата.
- Исәнмесез, дустым Алена, Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, Алина! Хәлләрегез ничек?
- Яхшы. Ә сезнеке?
- Минеке дә яхшы.
- Сездә дәрес бара икән.Миңа Татарстан турында мәгълүмат-информация кирәк иде.
- Нинди мәгълүмат.
- Татарстанның территориясе, тарихи шәһәрләре, татар язучылары, шагыйрьләре турында беләсем килә.
- Дустым, Алина безнең дәресебез бара. Без синең сорауларыңа җавап бирербез.
- Рәхмәт. Мин сезне көтеп калам.
- Укучылар белән әңгәмә.
- Балалар безгә Алинага җавап бирергә кирәк. Аның нәрсәләр турында беләсе килде?
- …
- Әйе, Татарстан турында беләсе килә.
- Ә без Алинаның сорауларына җавап бирә алабызмы?
- Юк белмибез. / беләбез.
- “Беләм, беләчәкмен, белдем” таблицасын тутыру.
- Укучылар, ә сез Татарстан турында нәрсә беләсез? Сезнең өстәлләрегездә “Беләм, Белергә телим, Белдем” таблицалары ята. Сезгә 1 минут вакыт эчендә, “БББ” таблицаны тутырырга кирәк. Тутыра башлаганчы, әйдәгез таблица белән танышыйк.
- Беләм – Татарстан турында нәрсәләр белгәнегезне язасыз.
- Белергә телим –хочу узнать
- Белдем – узнал.
- Татарстанның флагы өч төстән тора…. “Туган ил” шигыре.
Төркемдә 1 мин
1 төркем сез Татарстан турында нәрсә беләсез? Калган төркемнәр тыңлап утыралар.1 минут вакыт үткәч, интерактив тактада һәр төркемнең җаваплары “Беләм” графасына язылып куела.
- 2 төркем сез Татарстан турында нәрсә беләсез?
- 3 төркем сез Татарстан турында нәрсә беләсез?
- Рәхмәт укучылар, сез Татарстан турында шактый беләсез икән.
Үзбәя.
Таблицаны тутырганга үзегезгә бәя куегыз.
- Хәзер үзбәя карталарына үзегезгә билге куегыз.
- – Татарстан турындабик әйбәтбеләм, дустыма ярдәм итә алам.
- – Әйбәтбеләм, материалны аңладым
- – Татарстан турында беләм, ләкин дустымның ярдәменә каршы килмим.
III. Уку мәсьәләсен кую.
- Укучылар, Алина тагын нәрсәләр турында сорады? Без бу сорауларга җавап бирә алабызмы?
- Белмибез.
- Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
- Татарстан республикасы турында.
- Әйе. Бу безнең темабыз булыр.
- Укучылар, ни өчен безгә Татарстан турында белергә кирәк? Татарстан республикасы турында нәрсә эшли белергә тиешбез?
- Татарстан республикасы турында күбрәк белергә һәм Алинага сөйләргә тиешбез.
- Әйе, бу безнең максатыбыз булыр.
- Яңа мәгълүматны нәрсә аша белә алабыз? Белемнәрне каян ала алабыз?
- Дәреслек, укытучы, интернет.
- Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.
- Укучылар, Татарстан турында мәгълүмат алыр өчен һәм сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк?
Т (текст укырга) – СҖ (Сорауларга җавап эзләргә) – С.(Сөйләргә)
- Төзелгән проектны тормышка ашыру.
- текст уку.
- Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз.
- Текст укудан.
- Укытучы үрнәк укый.
- Текст нәрсә турында икән? Игътибар белән тыңлагыз!
Укытучы үрнәк укый.
- Текст нәрсә турында?
- Англиядән килгән кунаклар турында.
- Укучылар, әйдәгез хәзер текстны абзацлап укыйбыз. Кем матур итеп, кычкырып укыр икән?
- 1 абзац – Укучылар нәрсәләр өйрәнделәр?
- Укучылар инглизчә җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.
- 2 абзац – Укучылар кунакларга нәрсә күрсәттеләр?
- Укучылар кунакларга концерт күрсәттеләр, иглизчә җырладылар, сөйләделәр, инглиз әкиятләрен уйнап күрсәттеләр.
- 3 абзац – Кунаклар нинди үтенеч (просьба) белдерделәр (попросили)?
- Сез безне татар җырлары белән таныштырыгыз.
- 4 абзац–Ике раслауның кайсысы дөрес?
Килгән кунаклар Татарстан турында сөйләделәр.
Килгән кунаклар Англия турында сөйләделәр.
- 5 абзац – Кунаклар нинди сораулар бирделәр?
- Татарстанда күпме кеше яши?
Территориясе зурмы?
Нинди файдалы казылмалар бар?
Нинди тарихи шәһәрләр бар?
Нинди язучылар, шагыйрьләр бар?
(Сорауларны тәрҗемә итәбез?)
Үзбәя.Укучылар, үзегезгә укыган өчен үзбәя карталарына билге куегыз.
- Штрих-код белән эшләү.
Нәтиҗә чыгару. Укучылар, без нишләдек?
- Текст укыдык.
- Укучылар, без тексттан Татарстан турында белдекме?
- Юк.
- Безгә нәрсә турында белергә кирәк?
- Татарстанда күпме кеше яши? Территориясе зурмы? Нинди файдалы казылмалар бар? Нинди тарихи шәһәрләр бар? нинди язучалар бар?
- Укучылар, ни өчен безгә бу сорауларга җавап бирергә кирәк?
- Татарстан турында беләчәкбез. Алинага ярдәм итә алачакбыз.
- Ә бу сорауларга җавапны каян таба алабыз? Сез гадәттә яңа мәгълүматны каян аласыз?
- Интернеттан.
- Укучылар, сезнең өстәлләрегездә штрих-кодлар һәм планшетлар ята. Бу штрих-кодтан кирәкле информацияне ничек алып була?
- Сканировать штрих-код.
- Әйе, дөрес. Сезнең өстәлләрегездә планшетлар ята. Сез бу планшетлар белән кирәкле информацияне ала аласыз. Әйдәгез беренче сорауга җавапны бергәләп эзлик.
- Татарстанда күпме кеше яши?
(Бергәләп сканировать итеп, җавапны табабыз)
- Димәк, Татарстанда күпме кеше яши?
- Татарстанда …. кеше яши.
- Яхшы укучылар. Хәзер һәр төркем үз соравына җавапны штрих-кодтан табарга тиеш.
1 төркем. Татарстанның терреториясе зурмы?
2 төркем. Нинди файдалы казылмалар бар?
3 төркем. Нинди тарихи шәһәрләр бар?
- Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
- “Зиг-заг” алымы.
- Укучылар, Татарстан турында калган сорауларга җавап алыр өчен, әйдәгез без кызыклы бер эш эшлик. Һәр өстәлнең 1 номерлы укучылары күрше өстәлләргә утыралар. 1 өстәлнең 1 номерлы укучысы 2 өстәлгә утыра, 2 өстәлнең 1 номерлы укучысы 3 өстәлгә утыра, 3 өстәлнең 1 номерлы укучысы 1 өстәлгә утыра. 1 номерлы укучылар үз соравының җавабын һәр өстәлгә сөйләп чыга. Сезгә 2 минут вакыт бирелә.
(Һәр өстәлдә утыручы укучылар сорауларга җавапларны язып алалар).
Аңлашылдымы? Хәзер торабыз, урындыкларыбызны этеп куябыз. Яңа төркемнәргә утырабыз. 2 минут вакыт китте…
- Хәзер үз урыннарыгызга утырыгыз. 2 төркем нинди сорауларга җавап таптыгыз?
- …
Үзбәя.
— Укучылар сез нишләдегез?
- Сорауларга җавап таптык. Бер-беребезгә әйттек.
- Cорауларга җавапны кайдан таптыгыз?
- Штрих-код аша интернеттан таптык.
- Ни өчен безгә бу сорауларга җавап табарга кирәк иде?
- Татарстан турында күбрәк белергә кирәк.
VII. Белем системасына кертү һәм кабатлау.
- Микс-пэа-шэа.
- Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк. Алга чыгып басасыз, музыкага биибез. Музыка туктау белән, пар ясап, кулны күтәрәсез һәм сез минем сорауга җавап бирәсез.
- Сейчас по мойей команде вы встанете, задвините стулья, выйдите вперед к доске. На музыку все танцуем, как обрывается музыка делаем пару. И задаем вопросы друг-другу.
- Буе озынрак укучыСпросите у друга, о писателях и поэтахТатарстана?
- Татарстанда нинди язучылар, шигыйрьләр бар?
- Татарстанда Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш бар.
- Чәче карарак укучы узнайте у друга, какие есть полезные ископаемые в Татарстане?
- Татарстанда нинди файдалы казылмалар бар? Нефть, газ, ташкүмер, известьняк, торф бар.
- Түфлие карарак булганСпросите у друга, знает ли он хорошо о Татарстане?
- Татарстан турында яхшы беләсеңме?
- Әйе, Татарстан турында яхшы беләм.
- Без нишләдек?
- Дусларыбыз белән Татарстан турында аралаштык.
Үзбәя.
VIII. Рефлексия.
- “Беләм, беләчәкмен, белдем” таблицасы
- Укучылар “Белдем” баганасын тутыралар. Укытучы тикшерә.Укучылар, дәрес башында тутырган таблицага әйләнеп кайтыйк әле. Безнең нинди багана тутырылмыйча калган?
- Без дәрес башында нинди максат куйган идек?
- Татарстан турында мәгъЛүмат алып, Алинага Татарстан турында татарча сөйләргә өйрәнергә.
- Укучылар, сез Татарстан турында алган белемнәрегезне кулланып “Белдем” баганасын тутыра аласызмы? Сезгә 2 минут вакыт бирелә.
Үзбәя
Нәтиҗә: Без Алинага Татарстан турында җавап бирергә әзер.
- Скайпка чыгу.
Скайптан Алинага шалтыратабыз.
- Алина, без Татарстан турында сөйләргә әзер.
- Рәхмәт. Мин сезне бик шатланып тыңлыйм.
(һәр төркемнән берәр яки 2-3 укучы чыгып Алина белән сөйләшәр, Алина Татарстан турында сораулар бирә.)
- Укытучы: Укучылылар, сез алдагы дәреслдәрдә “Туган илем” турында шигырь ятлагансыз. Кем сөйләп күрсәтер?
Үзбәя
5 — Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта дусларыма да булыша алам.
4 — Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
3 – Әйбәт эшлим, ләкин дустымның ярдәменә каршы килмим.
Өй эше:
- 12 күнегү, 94 бит. Сорауларга җавап бирергә.
- Татарстан турында чит илләрдә яшәгән укыган укучылар өчен презентация яки буклет ясарга.
- Әгәр хикәядәге укучылар Татарстан турында бик яхшы белсәләр, хикәя ничек үзгәрер иде? Яңа хикәя язып карагыз.
Фейерверк.
Без иң яхшы, иң актив, иң акыллы
укучылар!
Үзанализ