Мастер-класс Синквейн алымын куллану

Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!

Мин үземнең мастер-классымны  “Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы”  дигән татар халык мәкале белән башлап китәсем килә.

Телне белү, аның белән дөрес эш итү – сүз байлыгына ия булу дигән сүз. Кеше тел ярдәмендә фикерен үтемле, төгәл, мавыктыргыч, тәэсирле итеп белдерә ала, күп төрле фәннәр үзләштерә, гыйлем туплый. Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы – дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Димәк, тел кешенең гыйлем дәрәҗәсен, интеллектын гына билгеләп калмый, акыл дәрәҗәсен һәм фикерләү сәләтен дә күрсәтә.

Һәр укытучы һәм тәрбияче үзенең дәресләрен яхшы сыйфатлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә, төрле методик алымнарны файдаланырга, укучыларга төпле белем бирергә тырыша. Моңа ничек ирешергә? Татар телен укытуның методик базасын ничек киңәйтергә? Телгә балаларның кызыксынуын ничек булдырырга? Шушы сораулар иҗади эшләүче укытучыларны һәм тәрбиячеләрне бик тә борчый.

Хөрмәтле коллегалар! Мин сезне бүгенге мастер класста балаларның сүзлек запасын баета, эчтәлек сөйләүгә әзерли, идеяне билгеләргә өйрәтә, бала үзен шагыйрь итеп хис итә һәм барлык балалар да башкарып чыга ала торган эш төрләренең берсе — сиквейн алымы белән таныштырасым килә.

Нәрсә соң ул синквейн?

Синквейн фразцуз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе:

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Яки Нәрсә? Соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул баланың темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Баланың темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме).

Хөрмәтле коллегалар! Мин сезне үземнең укучыларым татар теле дәресләрендә төзегән сиквейн белән таныштырып китәсем килә.

Синквейнның темасы төрле булырга мөмкин.

Көз

Сары, яңгырлы.

Коела, ява, салкыная.

Агачлардан алтын яфраклар коела.

Матурлык.

 

Антонов Алексей, 2 б сыйныф.

 

Кыш

Салкын, карлы.

Туңдыра, шатландыра, бүләк итә.

Кыш бабай бүләкләр алып килә.

Яңа ел.

 

Терехов Арсений, 2 б сыйныф.

 

Яр Чаллы

Матур, чиста,

Үсә, яхшыра, яши.

Мин туган шәһәремне яратам

Ватан.

 

Колесникова Настя, 6 а сыйныф.

 

Каюм Насыйри

Белемле, күпкырлы

Укыткан, белгән, өйрәнгән

Мин К. Насыйридан үрнәк алам

Галим.

 

Ждамирова Кристина, 8 а сыйныфы.

 

Хөрмәтле коллегалар! Балалар бакчасында синквейн алымын ничек кулланырга була соң?

  • Уенчык ярдәмендә.
  • Рәсем ярдәмендә.
  • шартлы билгеләр белән.

Шулай итеп, Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерергә, дөрес бәяләргә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Һәм иң мөһиме халык мәкалендәгечә “Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар”  дигәндәй Синквейн төзү укучыдан, баладан уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.

Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге мастер классымның темасы итеп “Татар теле дәресләрендә синквейн технологиясен куллану” ны алдым. Минем максатым сезне шул технология белән таныштыру һәм үз дәресләрегездә дә синквейн технологиясен кулланырга өйрәтү.

Һәм бүгенге сөйләшүебезне Наҗар Нәҗминең “Татар теле” шигыре белән дәвам итәсе килә.

Татар теле.

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

 

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

 

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

 

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

 

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

 

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

 

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

  • Сездә Татар теле нәрсә белән ассоцияләнә? Җилкәдәш партнерларыгыз белән сөйләшеп алыгыз. (Тактага язу)
  • Беренче номерлы коллега нәрсә белән ассоцияләнә?
  • ….
  • Карагыз әле, Татар тел – ул …
  • Хөрмәтле коллегалар, әйдәгез эш нәтиҗәбез итеп Татар теле темасына синквейн төзик.
  • Сезнең алда ватманнар, концтоварлар. Сез шигырь юллары белән бер рәттән иҗадилыгыгызны да җигеп, рәсемнәр куллана аласыз.

 

Сүземне йомгаклап , синквейн алымының өстен якларын санап китәсем

килә:

  • Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта
  • Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли
  • Тәнкыйди һәм креатив фикерләүне камилләштерә
  • Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла
  • Катлаулы информация гомумиләштерелә
  • Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә
  • Бөтен укучы да яза ала.

Балаларны матур, дөрес, төгәл итеп сөйләргә өйрәтү татар теле дәресләренең төп бурычларыннан санала. Бер яктан, сөйләм аң, фикерләү үсеше белән тыгыз бәйләнгән, сөйләм ярлылыгы фикер үсешен тоткарлый. Икенче яктан, телне яхшы белми торып сүз сәнгате булган әдәбиятны да аңлап, тоеп, кичереп булмый. Минемчә, бу метод укучыларны кызыксындырып кына калмас, ә уйландырырга, фикер йөртергә мәҗбүр итәр.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сезгә авыр әмма ләкин, игелекле, изге эшегездә иҗади уңышлар телим.

1 комментарий к записи “Мастер-класс Синквейн алымын куллану”

  1. Зимфира:

    Рәхмәт Сезгә, Алена ханым! Бәһасыз хезмәтегез бик файдалы, һичшиксез кулланачакмын.

Оставить комментарий