Казан — Татарстанның башкаласы тексты

Дәрес барышы

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
  2. Уңай психологик халәт тудыру;
  • Хәерле көн, укучылар!

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

  • Менә без әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
  1. Фонетик зарядка

“Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)

  • Укучылар, татар телендә к, г хәрефләре ничә аваз белдерәләр.
  • Ике аваз белдерәләр.
  • Әйдәгез, мин сезгә сүзләр укыйм.

[к] – авазы кергән кергән сүз булса, 1 номерлы укучылар баса һәм сүзне кабатлый.

[къ] – авазы кергән сүз булса, 2 номерлы укучылар баса һәм сүзне кабатлый.

[г] – авазыкергәнсүзбулса, 3 номерлыукучылар баса һәмсүзнекабатлый.

[гъ] – авазы кергән сүз булса, 4 номерлы укучыларбаса һәм сүзне кабатлый.

борынгы, Казан, кеше, галим, күргәч, югары, уку, күп, курчак, китапханә, Кояш.

  1. Тел разминкасы
  • Ә бүген көн кояшлымы?
  • Укучылар, рус телендә бирелгән таблицага карап, без һава торышы турында нәрсә әйтә алабыз?
Прогноз погоды на 3 дня  
Набережные Челны Пн

24 февраля

Вт

25 февраля

Ср
26 февраля
       
Максимальная
температура днём (oC),
комфортность погоды
-24 -22 -22
Минимальная
температура ночью (oC),
комфортность погоды
Ср.Чт.
-28
Чт.Пт.
-27
Пт.Сб.
-29
Давление днём (ммрт.ст.) 775 776 775
Ветер днём (направление, скорость)  2 м/с,
порывы до 7 м/с
 3-5 м/с  1-2 м/с
       
       

 

  1. Бүген көн нинди?
  2. Бүген көндез температура ничә?
  3. Бүген төнлә температура ничә булачак?
  4. Иртәгә температура ничә булачак?

 

  1. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
  2. “Түгәрәк буенча хат” язу.
  • Укучылар, миңа бүген иртән Вконтакте сайтында Мордовия республикасының Белозерье татар авылында яшәүче дустым Алинадан хат килде.

Исәнме, дустым. Хәлләрең ничек? Мин җәй көне  Татарстанның башкаласы Казанга  кунакка килергә җыенам. Ләкин мин Татарстан турында бернәрсә белмим. Миңа ярдәм итсәң, мин бик шат булыр идем.

  • Укучылар, әйдәгез Алинага Татарстан турында белгәннәребезне язабыз.
  • Һәр өстәлдә беренче укучы хат яза башлый, чират буенча дәвам итеп, һәрберегез берәр җөмлә язарга тиеш буласыз. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.

(2 минут эчендә һәр төркем хат яза)

Һәр төркемнән бер укучы хатны укый.

  • Бик яхшы, укучылар, сез Татарстан турында күп беләсез икән. Ләкин Татарстан турында язганда сез нәрсә турында язмагансыз?

Көтелгән җавап. Казан турында.

  • Ни өчен язмадыгыз?
  • Казан турында татарча сөйли белмибез.
  • Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
  • Татарстанның башкаласы – Казан турында сөйләшербез.
  • Ә Мордовия кызы Эльвирага Казан турында мәгълүматны (информацияне) нинди формада эшләп җибәрә алабыз?
  • Казан турында Презентация ясый, стенгазета чыгара, скайп аша сөйли алабыз.
  • Димәк, без дәрес ахырында нәрсә эшли белергә тиешбез.
  • Без Казан башкаласы турында үзебез презентация, скайп аша сөйли алырга тиеш булабыз.

III.Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

  • Укучылар, без Казан турында сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк.
  • Т (текст укырга), СҖ (Сорауларга җавап бирергә), П. (проект төзергә) С.(Сөйләргә),
  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
  2. “Эй-ар-Гайд” алымын куллану.
  • Сезнең өстәлләрдә һәрберегез өчен битләр ята. Бу битләр икегә бүленгән: “Укыганга кадәр” һәм “Укыганнан соң”. “Укыганга кадәр” дигән якка сорауларга җаваплар языгыз. Һәр укучы аерым яза.
  • Казан ничәнче гасырда төзелә башлаган?
  • Казан нинди шәһәр?
  • Казанда нинди театрлар бар?
  • Казанга нәрсәләр белән барып була?
  • Укучылар, бу сорауларга дөрес җавап бирер өчен безгә нишләргә кирәк?
  • Текстны укырга.
  1. Текстны уку.
  • Укытучы үрнәк укый.
  • Эчтән уку.
  • Кычкырып уку.
  • Алдыгызда торган битнең “Укыганнан соң” дигән ягына тагын нәрсәләр белдегез, өстәп языгыз. Кемнең җаваплары дөрес булды?(Әгәр, укучылар беренче тапкыр укыганнан аңламасалар, тагын бер тапкыр укырга мөмкин.)  Рәхмәт. Шәп булган.
  1. “Рэлли Робин” алымы. (Кыска җаваплар.)
  • Без текстны укып нәрсә белдек?
  • Сорауларга җавап бирә белдек.
  • Безгә тагын нәрсә эшли белергә кирәк?
  • Казан турында сөйли белергә кирәк.

Үзбәя

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
  2. “Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)
  • Укучылар, кайсы сандагы җөмлә дөрес тәрҗемә ителгән, шул номердагы укучы баса.

Казань – один из древних городов.

  • Казан – яңа шәһәрләрнең берсе.
  • Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе.
  • Казан – борынгы шәһәрләргә керә.
  • Казан – борынгы шәһәр түгел.

 

Площадь города Казни больше 290 квадратных километров.

  • Казанның мәйданы – 290 километр.
  • Казанның мәйданы 290 километрдан ким.
  • Казанның мәйданы 290 километрдан артык.
  • Казанның мәйданы 299 километр.

 

В Казане есть татарские театры, кукольный театр, цирк, зоопарк и большие библиотеки.

  • Казанда театр, китапханәләр, зоопарк бар.
  • Казанда театр, цирк, зур китапханәләр эшли.
  • Казанда татар театрлары, курчак театры һәм зоопарк бар.
  • Казанда татар театрлары, курчак театры, цирк, зоопарк һәм зур китапханәләр бар.
  1. Белем системасына кертү һәм кабатлау.
  2. Ситуатив күнегү
  • Как мы скажем туристам, что Казань – древний город.
  • Сообщи другу, что Казань самый красивый и большой город
  • Сообщи туристам, что про Казань первый раз упоминается в 1177 году.
  • Сообщи туристу, что площадь Казани больше чем, территория Мальдивы
  • Сообщи другу, что Казань промышленный город.
  • Как мы скажем, рекламируя Казань, что в Казане развита легкая промышленность.
  • Разрекламируй аквапарк Казани.
  • Сообщи другу, что ты можешь поехать в Казань через железную дорогу.

 

  1. Синквейн төзү.

Казан шәһәре турында укучылар белән бергә тактада синквейн төзү.

  • Укучылар, әйдәгез, Казан темасына синквейн төзибез.

Казан

Борынгы, зур.

Үсә, яши, матурлана.

Татарстан башкаласы – Казан белән горурланам.

Башкала.

  1. Таймд Раунд Робин.
  • Әйтик, безгә Казан шәһәре турында скайптан сөйләргә кирәк. Сез нәрсәләр сөйләр идегез? Әйдәгез, 1 укучы башлап җибәрә, калганнарыгыз дәвам итә, 4 нче номерлы укучы тәмамлый.

Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.

Һәр төркемнең 1 укучысы сөйләп чыга.

  • Укучылар, сез бу биремнәрне үтәп, нишләргә өйрәндегез?
  • Казан турында сөйләргә өйрәндек.

Үзбәя.

  • Бик шәп. Укучылар, сөйләргә өйрәндек, хәзер без Эльвирага Казан турында информацияне нинди формада җибәрә алабыз?
  • Стенгазета, брошюра, презентацияһ.б.
  1. Проект төзү. Рафт

1 төркем. Казан шәһәре турында ноутбукта презентация ясарга.

2 төркем. Казан шәһәре  буенча экскурсионный маршрут төзергә.

3 төркем. Стенгазета чыгарырга.

4 төркем. Брошюра чыгарырга.

5 минут вакыт бирелә.

VII. Рефлексия.

Проектларны яклау. Һәр төркем үзенең проктын яклый. (Скайп ачылса онлайн режимда яки видеоролик булып төшерелә)

  • Шәп булды, булдырдыгыз укучылар! Сез Алинага Казан турында брошюра, презен-ия ясап, нишләргә өйрәндегез?
  • Без Туган ягыбыз, Казан шәһәре турында мәгълүматны иформацияне чит ил кешеләренә татар телендә сөйләргә өйрәндек.

Үзбәя.

Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә 5 куя

Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар 4 куя.

Кем барысын да аңлады, ләкин дусты турында сөйли алмый,шул үзенә 3 куя.

Кем бернәрсә дә аңламады 2 куя.

 

VIII. Өй эше

  1. “Казан – Татарстанның башкаласы” текстын сөйләргә өйрәнергә.
  2. Казан турында өстәмә информация кулланып, презентация, видеоролик ясарга һәм аны якларга.
  3. Казан, Татарстан турында синквейн төзергә.

1 комментарий к записи “Казан — Татарстанның башкаласы тексты”

  1. Эльмира:

    Алена Петровна,сезнең дәрес эшкәртмәләрегез бик шәп. Безнең белән тәҗрибә уртаклашкан өчен бик зур рәхмәт.

Оставить комментарий