Ә. Бикчәнтәева Дәү әнием шигыре 3 сыйныф

Тема: Ә. Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигыре.

Максат:

  1. Ә. Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигырен укып, әбиләре турында сөйләргә шартлар тудыру.
  2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, парларда һәм күмәк эшли белү, тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү, тема буенча диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
  3. Гаиләңне ярату, дәү әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.

Җиһазлау.  Проектор, компьютер, дәреслек, таратма материал.

УМК. Хәйдәрова Р.З. Күңелле татар теле, 3 сыйныф.

 

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына         

Елмаю бүләк итә?

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Бүген бездә кунаклар бар, әйдәгез алар белән дә исәнләшик!
  • Мин сезне әдәбият дәресендә күрүемә бик шат! Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куярсыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

 

  1. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
  2. Фонетик күнегү

Тизәйткечләрне кабатлау

— Бүген дәрестә Ә, е(э)  авазлары кергән сүзләрне күп кулланырбыз. Шуңа күрә фонетик күнегүне дә шушы авазларга багышлыйк.

— Укучылар, без ә, е(э) авазлары кергән нинди тизәйткечләр беләбез әле? 1 нче төркем нинди тизәйткеч белә?

— Әрәмәдәге  әрем әче. (В тальнике полынь горькая)

— 2 нче төркем кабатлый. Тизәйткечләрне бергәләп кабатлыйбыз. “Әрәмәдәге әрем әче” тизәйткечендә ничә ә авазы бар?

— 6 ә авазы бар.

— Андый  төймә

    Ләбибәдә  дә бар,

    Нәдидәдә  дә  бар. (Такая пуговица есть у Лабибы и у Надиды)

— 3 нче төркем “Андый  төймә Ләбибәдә  дә бар, Нәдидәдә  дә  бар” тизәйткечендә ничә ә авазын ишеттегез?

— 9 ә авазын ишеттек.

—  Афәрин, укучылар. Әйдәгез тагын бер яңа тизәйткечне өйрәник.

Дөянең өркәче бар,

  Әтәчнең кәпәче бар,

   Бабайның тәпәче бар. (У верблюда — горб, у петуха — кепка, у деда естҗ дубинка) Бу тизәйткеч слайдта язылып куелган, тәрҗемәсе рәсем аша бирелгән.)

      

  • Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала,

…., син әйтеп кара.

 

 

  1. Өй эшен тикшерү.
  • Ноябрь ахырында, күптән түгел нинди бәйрәм булып үтте?
  • Әниләр бәйрәме.
  • Әйе, дөрес. Өй эшенә сезгә нәрсә бирелгән иде?
  • Әни турында интеллект карта төзергә һәм сөйләргә өйрәнергә.
  • Кемнең үз әнисе турында сөйләп китәсе килә? (1-2 укучы чыгып сөйлиләр)

 

Үзбәя.

— Хәзер үзбәя карталарына үзегезгә билге куегыз.

“5” – Әнием турында бик әйбәт сөйли алам, дустыма сөйләргә ярдәм итә алам.

“4” – Әйбәт сөйлим.

“3”– Әнием турында сөйли алам, ләкин дустымның ярдәменә каршы килмим.

“2” – өй эшен эшләмәдем.

  1. Уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
  • Укучылар, сез әниләрегез турында бик матур сөйләп чыктыгыз. Әни – иң кадерле кешебез (Мама – самый дорогой человек).
  • Балалар, менә игътибар белән карагыз әле, әлеге рәсемдә кемнәрне күрәсез?
  • Әбиләрне
  • Ә сезнең барыгызның да әбиләрегез бармы соң?
  • Бар.
  • Ә сез әбиләрегезне яратасызмы?
  • Әйе, яратабыз.
  • Ни өчен?
  • Чөнки ул яхшы….. (русча җавап бирәләр: она всегда мне помогает, вяжет варежки, вкусные оладьи готовит и т.д.
  • Ә менә үзенең яраткан әбисе турында берәрегез сөйләргә теләмиме соң? Я, кайсыгыз?

Укучылар татарча сөйли алмыйлар.

  1. Уку мәсьәләсен кую һәм уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

 

  • Димәк, без дәрестә кемнәр турында сөйләргә өйрәнербез?
  • Әбиләр турында.
  • Әйе, дөрес, дәресебезнең темасы әбиләргә багышланган. Әбиебез турында сөйләргә каян өйрәнә алабыз?
  • Дәреслектән.
  • Дөрес, без әбиебез турында сөйләргә өйрәнер өчен Әминә Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигырен дәреслектән укырбыз. Аннары нишләрбез?
  • Тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез, сөйләрбез.(Балалар я русча әйтсеннәр, “Будем переводить, отвечать на вопросы и научимся рассказывать о своей бабушки»)

 

  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
  2. Шигырь уку.
  • Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз.
  • Шигырь укудан.

Безнең яраткан әбиләребез турында Әминә апагыз Бикчәнтәева бик матур шигырь язган. Ул “Дәү әнием” дип атала.

Тыңлап карагыз әле, кем турында икән ул?

  1. Укытучы үрнәк укый яки аудиоязмада тыңланыла.
  • Шигырь нәрсә турында икән? Игътибар белән тыңлагыз!

Укытучы үрнәк укый.

  • Сезгә шигырь ошадымы?
  • Әйе.
  • Шигырьне кем язган?
  • Әминә Бикчәнтәева
  • Шигырьдә сүз кем турында бара?
  • Дәү әни турында
  • Кем ул дәү әни??
  • Әнинең әнисе – әби
  1. Шигырьне эчтән укып чыгу.
  2. Шигырьне куплетлап уку.
  • Укучылар, әйдәгез хәзер шигырьне куплетлап укыйбыз, тәрҗемә итәбез. Кем матур итеп, кычкырып укыр икән?

Тәрҗемә: (1 куплет)

 Маму мамочки моей

Мы зовем бабулей.

Есть второе имя ей –

Старшая мамуля.

  • 1 куплет – ике раслауның кайсысы дөрес?

1)Дәү әни – әниемнең әнисе.

2)Дәү әни – әбиемнең исеме.

  • Дәү әни – әниемнең әнисе.
  • Әйе, дөрес. Дәү әни – әниемнең әнисе. Ә әбиемнең исеме ничек тәрҗемә ителә?
  • Имя моей бабули.
  • А как же мы скажем, Мою бабулю зовут Амина.
  • Әбиемнең исеме Әминә.

Тәрҗемә (2 куплет):

Вкусную пищу готовит,

Красивые цветы выращивает.

Она свет нашего дома,

Всех старше она.

  • 2 куплет – Дәү әни нәрсәләр эшли?
  • Дәү әни тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.
  • Ике раслауның кайсысы дөрес?
  • Дәү әни барыбыздан олы ул.
  • Дәү әни барыбыздан кече ул.

 

Үзбәя.Укучылар,  үзегезгә укыган һәм тәрҗемә иткән өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

 

Нәтиҗә чыгару. Укучылар, без нишләдек?

  • шигырь укыдык, тәрҗемә иттек.
  • Укучылар, без шигырьдән дәү әни турында нәрсә белдек?
  • Әйе. Дәү әни – әниебезнең әнисе.
  • Безгә нишли белергә кирәк?
  • Дәү әни турында сөйләргә өйрәнергә кирәк.

 

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
  2. Микс-пэа-шэа. (ситуатив күнегү)
  • Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк. Алга чыгып басасыз, музыкага биибез. Музыка туктау белән, пар ясап, кулны күтәрәсез һәм сез минем сорауга җавап бирәсез.
  • Сейчас по мойей команде вы встанете, задвините стулья, выйдите вперед к доске. На музыку все танцуем, как обрывается музыка делаем пару. И задаем вопросы друг-другу.

(бию көйләре яңгырый)

  1. Буе озынрак укучы Скажи другу, что бабушка – это мамина мама.  
  • Дәү әни – әниемнең әнисе.
  1. Чәче карарак укучы узнай у друга, как зовут бабушку?
  • Синең әбиеңнең исеме ничек?
  • Минем әбиемнең исеме Әминә.
  1. Түфлие карарак булган Спроси у друга, что делает бабушка?
  • Дәү әни нишли?
  • Дәү әни тәмле ашлар пешерә, гөлләр үстерә….

Укучылар үз урыннарына утыралар.

 

Нәтиҗә чыгару: Без нишләдек?

  • Дустыбызга сораулар бирдек һәм җавап бирдек.

Үзбәя.

 

  • Белем системасына кертү һәм кабатлау.
  1. “Ыргытылган таш” алымы.
  • Укучылар, сезнең өстәлләрегездә ДӘҮ ӘНИ дип язылган зәңгәр битләр ята. Сез 2 минут эчендә ДӘҮ ӘНИ сүзенә башыгызга нинди сүзләр килә, шуларны язып куярга тиеш буласыз. Мәсәлән: Кем ул дәү әни? Нинди ул дәү әни? Дәү әни нишли?
Дәү

әни

 

Мәсәлән.

Дәү

әни

                                Әби                          Әниемнең әнисе

    Тәмле ашлар пешерә                                 Гөлләр үстерә

               Миңа булыша                          оекбашлар бәйли

             Эшчән, тырыш, игътибарлы, олы, өлкән, карт һ.б.

Нәтиҗә чыгару: Без нишләдек?

  • Дәү әни турында сүзләр җыйдык/тупладык.
  • Ни өчен яңа сүзләр тупладык?

 

  1. Синквейн төзү.
  • Укучылар, нәрсә ул синквейн?
  • Синквейн – пятистишие. (бишьюллык шигырь)
  • Укучылар, сезгә 4 минут вакыт бирелә. Төркемнәрдә Дәү әни сүзенә синквейн язып карагыз әле.

Мисал:

Дәү әни.

Игътибарлы, олы.

Пешерә, үстерә, бәйли.

Мин әбиемә һәрвакыт булышам.

Әниемнең әнисе.

 

Дәү әни.

Акыллы, яхшы.

Пешерә, җыештыра, ярата.

Әбием тәмле коймаклар пешерә.

Кояш.

 

Нәтиҗә:

  • Укучылар, кем төзегән синквейнга карап әбисе турында сөйләп күрсәтер?

 Укучылар синквейнга карап, әбиләре турында сөйлиләр. Һәр төркемнән 1-2 укучы чыгып әбисе турында сөйли.

  • Шәп сөйләдегез, булдырдыгыз, укучылар!

 

Үзбәя.

5 – Дәү әнием турында бик әйбәт сөйли алам, хәтта дусларыма да булыша алам.

4 — Әйбәт сөйли, материалны аңладым.

3 – сөйләргә авыр, ләкин дустымның ярдәменә каршы килмим.

 

  • Рефлексия.
  • Укучылар, бүген дәрестә кемнәр турында сөйләргә өйрәндек?
  • Әбиләребез турында сөйләргә өйрәндек.
  • Укучылар, Ә.Бикчәнтәева дәү әниләр турында шундый матур сүзләр белән әйткән – өебезнең нуры ул дигән. Сез моны ничек аңлыйсыз?
  • Чөнки ул иң өлкән, олы кеше.
  • Балалар, өебезнең нуры булган дәү әниләребезне яратыйк, аларны хөрмәт итик, булышыйк.

 

Дәрескә Үзбәя

 

Өй эше:

  1. 9 күнегү, 84 бит. Шигырьне ятларга.
  2. “Дәү әнием” темасына интеллект карта ясап сөйләргә өйрәнергә.

 

Фейерверк.Без иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!

Оставить комментарий