Гарәп һәм рим цифрларының язылышы 6 сыйныф

Тема. Гарәп һәм рим цифрларының язылышы.

Максат. 1. Танып белү максаты. Укучыларда сан темасы буенча алган белемнәрен ныгыту, гарәп һәм рим цифрларының язылышын мөстәкыйль рәвештә ачыклау  өчен шартлар тудыру.

  1. Үстерү максаты. Укучыларда тәнкыйди фикерләү, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, төркемдә эшли белү, яңа белемнәрне төзү адымнарын билгели белү, үз эшчәнлегеңне адекват бәяли белү күнекмәләләрен формалаштыру.
  2. Тәрбияви максат. укучыларда туган телгә — ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аларда милли үзаң, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, милли горурлык хисләре тәрбияләү,;

Максимов Н.В. Татар теле: Рус телендә төп гуми белем бирү мәкт. 6 сыйн. (татар балалары өчен), 2010.

 

Дәрес барышы.

  1. Кызыксыну

1.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

  1. Уңай психологик халәт тудыру

  Башлам

У: Исәнмесез укучылар!

у: Хәерле көн укытучым!

У:Укучылар,кәефләрегез ничек?

у:  Кояшлы иртә кебек!

     Анам теле — Тукай телен

    Өйрәнергә дип килдек.

Кунаклар белән дә исәнләшик.

  • УКучылар, Мин сезгә матур, күңелле көн телим. Ә көн матур, күңелле үтсен өчен безгә нишләргә кирәк соң?
  • Вконтакте сайтында утырганда “Көнегез матур узсын өчен” дигән киңәшләрне таптым. Әйдәгез, бергәләп танышып чыгыйк әле

  • (Ашыккан ашка пешкән, 1 мин көлү – 350 грамм сарык итен ашау белән бер. 1 рәхмәт 1000 бәладан коткара….).
  • Әйдәгез, татар теле дәресен башлап җибәрик. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары  ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!
  • Өй эшен тикшерү.

Сан темасына синквейн, диаманта төзеп килергә.

Үзбәя.

  1. Актуальләштерү.
  • Укучылар, Википидия сайтыннан алган мәгълүматлар белән танышып чыгыйк әле.

Җир йөзендә бүгенге көндә алты мең тел бар дип исәпләнә.

Галимнәр, халыкара аралашу өчен дөньяда иң киң таралган һәм аңлаешлы булган 14 телне билгеләгәннәр. Татар теле шулар арасында 11 урында тора. Һәм ул 115 000 000лы төрки халыкларга җиңел аңлашыла.

  • Бу текст нәрсә турында?
  • Тексттагы фактларны нинди сүз төркеме ача?
  • Сан сүз төркеме.
  • Әйе.
  1. “Кластер” төзү.
  • Сан.
  • Сан нәрсә ул?
  • Сүз төркеме.
  • Нинди сүз төркеме?
  • Мөстәкыйль.
  • Нинди сорауларга җавап бирә?
  • Ничә? Ничәнче?…
  • Сан сүз төркеменең мәгънәсе?
  • Предметның санын белдерә.
  • Сан нәрсәгә ияреп килә?
  • Саналмыш.
  • Ясалышы.
  • Тамыр, парлы….
  • Язуда саннар нәрсә белән белдереләләр?
  • Цифрлар – шартлы билге, сүзләр белән.
  1. Уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
  • Текстка игътибар итик әле. Укыганда сезгә нинди кыенлыклар, авырлыклар туды? Цифрларның язылышлары турында нәрсә әйтә аласыз?
  • Гарәп һәм рим цифрлары дөрес язылган микән?
  • Юк.
  • Димәк, без бүген дәрестә нинди максат куярбыз?
  • Гарәп һәм рим цифрларының дөрес язылышын өйрәнергә кирәк.
  • Дәреснең темасын нинди булды?
  • Гарәп һәм рим цифрларының дөрес язылышы
  1. “Беләм, беләчәкмен, белдем” таблицасын тутыру.

 

Беләм Беләчәкмен Белдем
     

  1. Төшенү.
  2. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

 

“Эй-ар-гайд”  структурасы.

  • Дусларым, әйдәгез, Гарәп һәм рим цифрларының дөрес язылышын тикшереп карыйк әле. Әгәр җөмләләрдә цифрлар дөрес язылса, сез беренче баганага + билгесен, әгәр дөрес язылмаса – билгесен куярсыз. Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

 

Белгәнче Җөмләләр Белгәч
    21 февраль –  Халыкара туган тел көне.  
  1952 нче елның 21 нче февралендә Пакьстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була.  
  Иң күп тел белүче дип, Джордж Шмидт санала. Ул 19 телне яхшы белгән. Тагын 12 телдә бераз сөйләшә алган.  
  Белгечләр киләсе йөзьеллыкта барлык телләрнең

95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә.

 
  I ел эчендә X тел юкка чыга дигән фикер бар.  
  Кытай телендә –  1  000 000 000 артык кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 000 000 , рус телендә — 284 000 000, татар телендә — 15 000 000 артык кеше сөйләшә.  
  2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”  дигән дәүләт программасы эшли.  

 

  • Бу җөмләләрнең дөреслеген каян белә алабыз?
  • Китаптан, кагыйдәдән.

Укучылар, кагыйдәне укып, хаталарны төзәтәләр.

Нәтиҗә.

Үзбәя.

Ял итү.

  1. Рефлексия.
  2. “Шакмак” алымы.

Төркемдә эшлиләр.  5 минут вакыт бирелә.

1 төркем — “Гарәп цифрларының язылышы”

2 төркем — “Рим  цифрларының язылышы”

  1. Тасвирла.
  2. Ассоцияция китер.
  3. Куллан:
  4. Чагыштыр:
  5. Иҗат ит:
  6. Бәя бир:

Нәтиҗә.

Үзбәя.

У:Молодцы,укучылар! Сез әлеге теманы яхшы үзләштергәнсез икән. Димәк, без дәрес башында укылган текстка кире кайтып, саннарның язылышының дөреслеген тикшереп чыгыйк.

 

Өй эше:

  1. 145 күнегү, 89 бит. Тиешле урыннарга цифрлардан соң кушымчалар өстәп язгырга.
  2. “Миллиард” сүзенең килеп чыгышы турында белеп килергә
  3. «Саннар патшалыгы» темасына әкият язарга.

Үзанализ.

Тема. Гарәп һәм рим цифрларының язылышы.

Максат. 1. Танып белү максаты. Укучыларда сан темасы буенча алган белемнәрен ныгыту, гарәп һәм рим цифрларының язылышын мөстәкыйль рәвештә ачыклау  өчен шартлар тудыру.

  1. Үстерү максаты. Укучыларда тәнкыйди фикерләү, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, төркемдә эшли белү, яңа белемнәрне төзү адымнарын билгели белү, үз эшчәнлегеңне адекват бәяли белү күнекмәләләрен формалаштыру.
  2. Тәрбияви максат. укучыларда туган телгә — ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аларда милли үзаң, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, милли горурлык хисләре тәрбияләү,;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Тәнкыйди фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү – Шакмак алымынында күренде.
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы  билгеләү,
  • объектларны чагыштыруөчен уртак билгеләрне  билгеләү – Эй ар гайд алымы;
  • төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану – өй эшендәге “Миллиард” сүзенең аңлатмасын белеп килергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү, эш сыйфатына бәя бирә белү – үзбәя куя белүдә чагылды;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

–        әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

      Күрсәтелгән универсаль уку гамәлләрен формалаштыру дәреснең үстерү максаты белән билгеләнсә, дәрес азагында ул укыту процессының метапредмет нәтиҗәләре буларак билгеләнелә.

 

шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • III. Дәреснең принциплары:
  • 1) дидактик принциплар :  фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, укучыларга индивидуаль якын килү, предметара бәйләнеш;
  • 2) лингвистик принциплар : функциональ бүлекара бәйләнеш;
  • 3) гомуметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик (      “туган тел” темасы белән бәйле );
  • 4) хосусый методик принциплар : лексик – семантик, морфологик – синтаксик.
  • Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату – күрсәтү.
  • Укыту алымнары: таблица белән  эшләү, рәсем буенча җөмләләр төзетү, темага карата фикер алышу.
  • Дәреснең төре: Яңа белемнәрне ачу.
  • Җиһазлау:

Оставить комментарий