БСҮ “Көзге табигать” 9 сыйныф

Дәреснең темасы: БСҮ “Көзге табигать»

Максат:1. Белем бирү максаты — Укучыларның көзге табигать турында бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

  1. Фикер сәләтен үстерү максаты — Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.
  2. Тәрбияви максат — аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, рәсемнәр, ватман, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф,  2008.

 

 

Дәрес барышы.

  1. Оештыру

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү. Кунаклар белән исәнләшү.

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн!
  • Укучылар, язучы Г. Мөхәммәтшин язган сүзләрне укыгыз әле

Көзге матурлык

     Кайбер кешеләр көзне яратып бетермиләр. Әле, эчне пошырып, яңгыр ява, әле, ялтырап, кояш чыга. Кырау төшә, кошлар китә, яфраклар коела, бик тә моңсу була. Ә мин көзне яратам. Көз бик матур ул.

 Г. Мөхәммәтшин

  • Укучылар, без бу сүзләрне дәреснең эпиграфы итеп алыйк.
  • Без бүген дәрестә көзге табигать турында сөйләшербез.

 

  1. Актуальләштерү

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  (Frayer  Model)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага Көзге табигать дип язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Өске сул якка Көзге табигатьнең билгеләрен, уң өске якка Көз турында язучылар язган әдәби әсәрләр исемнәрен, аскы сул якка көзге табигать турында үзегез уйлап язган җөмләләр һәм уң аскы якка көз темасына караган сынамышлар, шигырь юллары языгыз.

Көзбилгеләре                                                 Көз турында язучылар язган әдәби

                                                                         әсәрләр  исемнәре

Көз турында                                        сынамышлар, шигырь юллары

җөмләләр

5 минут вакыт бирелә.

  • Икенче номерлы укучылар үз битләрегезне аласыз һәм күрше өстәлгә утырасыз. Җөмләләрегезне укып чыгыгыз. Иң матурын, дөресен дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

 

  • Яңа белемнәр формалаштыру

ДЖОТ ТОТС

  • Өченче номерлы укучыальбом битләренала, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүлә. Һәр кәгазь битенә көз темасы белән бәйләнгән сүзләр язабыз. Сүзне язар алдыннан аны кычкырып әйтәсез, аннан язасыз. Башкалар ул сүзне язмый.

ТИК-ТЭК-ТОУ

— Дүртенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

— Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь,яки вертикаль,яки диагональ буенча.

— Башка сүзләр өстәргә ярый.

— Сезгә моның өчен 5 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

— Вакытыгыз бетте.

 

  1. Ныгыту

ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИНструктурасы ярдәменә  командада бер-берегезгә чират буенча  җөмләләрен укый һәм язып чыга.

— Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез.  Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

— Моның өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә. Вакыт китте (Таймер куела)

— Молодцы,  дәфтәрләрегезне аласыз,бүгенге числоны ясасыз,сыйныф эше.Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем …….. өстәлдәге ……. номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләне тактага языла.Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берниче укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

—       Минем …….. өстәлдәге ……. номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?

 

CТЁ ЗЕ КЛАСС

  • Укучылар, басыгыз. Музыка яңгырый. Музыка бетү белән үзегезгә иптәш табып пар ясыйсыз. Иптәшегез сезнең өстәлдән булырга тиеш түгел.
  1. Карарак чәчле укучы үзенең җөмләләрен беренче укый башлый.

Укучылар укыйлар, язып иптәшенең җөмләсен язып алалар.

  1. Озынрак укучы үзенең җөмләләрен беренче укый башлый.

 

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

Үз урыннарыгызга утырыгыз. Һәм җөмләләрегезне бер-берегезгә укыгыз. 1 нче номерлы укучы беренче башлый.

 

РАФТ

  1. Сезнең максат дәрес буена җыелган иң матур җөмләләрегезне кулланып, иҗади уйлап, яфраклар ябыштырып, рәсемнәр төшереп Көзге табигать темасына стенгазета чыгару. Беренче команда балалар бакчасы, Икенче команда башлангыч сыйныфлар өчен, Өченче команда югары сыйныфлар өчен, Дүртенче команда студентлар өчен стенгазета чыгарсын. Бишенче команда стенгазетаны инша язарга ярдәмлек итеп төзесен.

5 минут вакыт бирелә.

Һәр команда үзенең стенгазетасын такта янына чыгып яклый.

 

V         Йомгаклау.

ТАЙМД РАУНД РОБИН (Timed Round Robin)

Һәр укучы 30 секунд эчендә Бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын, дәреснең кызыклымы яисә авыр булуы турында сөйли.

Һәр өстәлдән 1-2 укучыдан сорау.

 

VI  Өй эше

“Көзге табигать” турында инша язарга

Оставить комментарий