Универсаль уку гамәлләре

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләренә ирешү осталыгы булып түбәндәгеләр санала:
- укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен,
- әдәп-әхлак нормаларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен,
- үзен тормышта лаеклы шәхес итеп кую
Предметара нәтиҗәләр булып татар теле курсын өйрәнгәндә универсаль уку гамәлләре формалашу санала.
Шәхси универсаль уку гамәлләре.
|
Регулятив универсаль уку гамәлләре. | Танып-белү универсаль уку гамәлләре.
|
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.
|
— укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен, — -әдәп-әхлак норма- ларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен, — үзен тормыш- та лаеклы шәхес итеп кую |
— максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез,
нәрсә билгесез?);
— планлаштыру – максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының эзлеклелеген билгеләү; — фаразлау ,булачак нәтиҗәләрне, аның күләмен күзаллау; — контроль эшчәнлек төрләрен, читкә тайпылуларны искәртү; — коррекция – планнан тайпылышлар булганда, башкарылган эшкә төзәтмәләр кертү; — бәя – укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы, үз хаталарын тануы һәм төзәтүе |
— эзлекле фикер
йөртүгә (логикага) нигезләнгән гамәлләр — алга бурыч кую, аны чишү белән бәйле гамәлләр
|
— башка кешеләрнең фикерен исәпкә алу, — тыңлый, әңгәмәгә кушыла белү, — яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итү
|
Мәктәптә татар телен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә алып килергә тиеш:
шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының һәр яклап үскән, мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак формалашуы;
метапредмет нәтиҗәләр: белем алу нигезен тәшкил иткән төп компетенцияләргә ия булу, предметара төшенчәләрне үзләштерү;
татар теле фәне (предмет) буенча нәтиҗәләр: татар теле программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек тәжрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.
Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып – продуктив уку технологиясе ; танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып-дәреслектәге күнегүләр, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат;коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру хезмәт итә.