Дәрес структурасы
Танып белү эшчәнлеге оештырылуны эффектив итә торган
дәрес структурасы
(Академик, психология фәннәре докторы Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технолгиясенә корылган дәрес структурасы)
- I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
Бу этапта башкарылырга тиешле эшчәнлек адымнары:
- Өй эшләренә анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр. Иң яхшы эш кемнеке, ни өчен?
- Белемнәрне тигезләү — актуальләштерү, ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләште
релгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, барлык балаларныда бер яссылыкка кую, яңа белем, күнекмәләрне үзләштерүгә бер дәрәҗәдә әзер итү . - Уку мәсьәләсен — бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле бе
лем, күнекмәлерне конкретлаштыру ситуациясе тудыру (Уку
мәсьәләсе = дидактик максат). Бу – дәреснең бик мөһим мизгеле: белгән белән белмәгәннең чиген ачыклау — мотивлаштыру процессы. - Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.
- Уку мәсьәләсен (укытучы проблемалы сорауларга һәм биремнәргә бүлә — УМ = 1,2,3) адымлап чишү оештырыла: һәр бирем чишелә→нәтиҗә аерып алына→бергәләп→бер-берсенә→үз-үзләренә сөйләнә→нәтиҗәләр гомумиләштерелә →укытучы критерий бирә→ укучылар үзбәя куя.
Гомумиләштерелгән нәтиҗә (н1 + н2+ н3= Н) УМ нең чишелеше була.
- Модельләштерү — ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтү.
III. Рефлексия, бәя этабы.
1.Рефлексия — дәрестә узган юлны кире узу. Ягъни,
- нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);
- ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);
- нинди нәтиҗә ясадык? (Н = н1 + н2+ н3), дигән сорауларга җавап бирү.
- Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.
Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни, үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.
Искәрмә:
Универсаль критерий:
Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга
а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына сөйләп бирә алса — «3»ле;
б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә сөйли алса — «4»ле;
в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса — «5»ле.
- Өйгә эш алу.
Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:
- репродуктив эшчәнлеккә, ягъни класстагы эшкә охшаш,
үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрнекуллана белү таләп ителгән эш (бу эш
мәҗбүри — һәркем эшләргә тиеш); - конструктив эшчәнлеккә — ярым иҗади, ягъни белем һәм
күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; бу бирем ихтыярый; - иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җир
лектә куалану өчен бирелә; бу эш тә ихтыярый
Укучыларның танып белү эшчәнлеге иҗади үсеш технологиясенә корылганда дәрестән дәрескә түбәндәге нәтиҗәлелек тәэмин ителә:
1.Махсус белем һәм күнекмәләр тотрыклы формалаша.
Дәрестән дәрескә әдәби уку предметы буенча теоретик белем киңәя, кулланышка алынып, махсус күнекмә формалашуга, камилләшүгә китерә.
Әсәр текстына кайта-кайта куелган проблемалы сорау һәм биремнәргә җавап эзләгәндә, укучының гомумуку күнекмәләре: аңлы уку тизлеге, фикер эшчәнлеге, фикерен иптәшләренә җиткерә белү күнекмәләре дә формалаша, тотрыклылык ала.
- Образлы һәм фәнни фикерләү күнекмәсе тәэмин ителә. Укучы чагыштыру, таркату, гомумиләштерү кебек фикерләү ысулларын даими куллана.
- Белем алуда универсаль гамәлләрнең тотрыклы формалашуы өчен җирлек булдырыла
- Игътибарлылыгы (күңел күзе), хәтере (үзләштергән белем
күнекмәләре тотрыклылыгы) үсә. - Белем чыганаклары («Әдәби уку» дәреслеге, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Татарча-русча сүзлек»)белән эш күнекмәсе тотырыклы формалаша.
- Сәламәтлегенә — физик һәм психологик халәтенә мәктәп тормышы тискәре йогынты ясамый: укучының һәр әгъзасы — баш мие, умыртка баганасы, күзләре, куллары, теле даими хәрәкәттә; укучы тыңлый, ишетә, күрә, уйлый, сөйли, яза һ. б.; киеренкелеккә урын калмый, чөнки ул ялгыз түгел — ул сыйныфташлары, укытучысы, белем чыганаклары (дәреслек, төрле белешмә сүзлекләр, укучының эш дәфтәрендәге язмалары) ярдәмендә белем үзләштерә. Бала кече яшьтән бик кыйммәтле хакыйкатьне танып белү ситуациясенә куела: уңыш һәм уңышсызлык кешенең үзеннән тора.
- Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.