Цифрлы белем бирү мохите

     2019/2020 нче уку елында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. «Мәгариф» милли проектына  6 федераль проект кергән: «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Цифрлы белем бирү мохите», “Яшь профессионаллар”, «Киләчәк укытучысы», «Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү». Алар арасында иң мөһиме — «Цифрлы белем бирү мохите»

       Цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделен гамәлгә кертүгә белем бирү оешмаларына 79,8 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Бу белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларын сизелерлек яхшыртырга һәм әлеге оешмаларның яңа булдырыла торган электрон федераль платформаларда онлайн-чараларда катнашуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

       «Мәгариф» илкүләм проектында каралган «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 нчы елның июль аенда Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә яңа йөкләмә бирде: «Белем бирү процессында эш дәфтәрләре санын киметү, шул исәптән белем бирү программасына заманча цифрлы технологияләрне кертүне карарга кирәк.» 

 

Россия Мәгариф министрлыгы сайтыннан:

Оставить комментарий