Дәрес башламы

— Исәнмесез, укытучы апа!
Исәнмесез, иптәшләр!
Татар телен өйрәнергә
Без һәрвакыт әзерләр!
Абагага бага-бага,
башым бәрдем баганага.
Андый төймә Ләбибәдә дә бар,
Нәдидә дә бар.
Очып йөри, кошчык,
-Чыпчык, чыпчык, чык, кошчык.
Очып чык, чыпчык, чык,кошчык!
Аз – маз алдап өйрәнгәч,
Алдарны да алдаган.
Алдап алты адым да
Алга китә алмаган.
Йомабикә — Елак бикә
Йокысыннан Елап тора.
Йосыф исә Егет менә –
егылса да җырлап тора.
Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.