«Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?” “Инфинитив+кирәк төзелмәсе”.

Тема. «Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?” “Инфинитив+кирәк төзелмәсе”.
Дәреслек: 6 класс”
Максат. 1. “Инфинитив+кирәк төзелмәсен” сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру өчен шартлар тудыру.
2. Укучыларның тәнкыйди фикерләү үсешенә йогынты ясау.
3. Сәламәт яшәү рәвеше булдыру өстендә эшне дәвам итү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.
Дәреслек: Хәйдәрова Р.З.

Дәрес барышы.
I. Кызыксыну
1.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
1. Уңай психологик халәт тудыру
— Исәнмесез, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат!
— Хәлләрегез ничек?
— Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куярсыз. Шуңа күрә, сезгә дәрестә тырышырга һәм актив булырга кирәк. Сезгә уңышлар телим! Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
2. Өй эшен тикшерү

— Укучылар, бүген кем дежур?
Дежур укучы чыгышы.
— Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?
— Өй эшенә “Илдус һәм вирус” шигыренә интеллект карта ясап ятларга кирәк иде.
Өй эшен тикшерү.
Үзбәя.
3. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
— Илдус нәрсә белән бигрәк дус?
— Авыру белән дус.
— Илдусны сәламәт дип әйтә алабызмы?
— Юк, Илдус сәламәт түгел.
— 1 төркем сәламәтлек өчен файдалы шөгыльләр турында, 2 , 4 төркем сәламәтлек өчен зыянлы шөгыльләр турында, 3 төркем Еш авыру сәбәпләр турында сөйләшегез. Сезгә 2 минут вакыт бирәм.

4. Уку мәсьәләсен кую.
— Сезнең җавапларыгыз дөрес, ә сез ничек уйлыйсыз, бүген нинди темага сөйләшербез?
— Сәламәтлек турында.
— Авыру кеше сәламәт булсын өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
— ….
— Киңәшне нинди формада бирергә кирәк? Какая конструкция глагола поможет вам посоветовать что-то делать?
— ….
— Димәк, без бүген дәрестә нәрсә белергә тиеш булабыз?
Сәламәт булыр өчен киңәшләр бирергә өйрәнербез. Нам нужно научиться давать советы другим, чтобы не болели. Как правильно составить совет?
— Сәламәт булыр өчен киңәшләр бирергә өйрәнербез.
— Укучылар, бүгенге теманы мөстәкыйль (самостоятельно) үзләштерербез.
— Ә ни өчен безгә бу структураны өйрәнергә кирәк?
— Авыру кешеләргә киңәш бирә белергә.

2. Төшенү.
1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
— Бу форманы белер өчен, без нишлибез?
— Русча эквивалентын карыйбыз.
— На русском языке советы в какой форме глагола составляется? Русча киңәшне ничек бирерсез?
— Надо заниматься спортом.
— Что делать? Вопрос какой формы глагола?
— неопределенная форма
— Неопределенная форма татарча вариантын белер өчен штрих-кодны укып белегез.

“Зиг Заг” алымы
— төркемнәрдә эшлисез. Һәр төркемнең №1 укучылары 1 нче номерлы өстәл артына җыяласыз, №2 укучылар 2 нче номерлы өстәл артына, 3 нче номерлы укучылар 3 нче өстәлгә, 4 нче номерлы укучылар 4 нче өстәл артына утырасыз. Ручкаларыгызны алыгыз. Сезгә 10 сек. вакыт бирәм. (утыралар)
— сезнең алларыгызда кагыйдәләр язылган китаплар ята.
— һәр төркемнең үз биреме бар. биремне игътибар белән төркемнәрдә укыгыз һәм җавапларны бергә эзләгез, һәркем үз кәгазенә яза. Сезгә 2 минут вакыт бирәм.
— Вакыт чыкты. Укучылар хәзер үз урыннарыгызга кайтыгыз, өйрәнгәннәрегезне иптәшләрегезгә сөйләгез. Һәм боерык фигыль турында тулы модель төзегез.
1 төркем. Инфинитив сораулары
2 төркем. Инфинитив белән килүче сүзләр
3 төркем. Инфинитивның барлыктагы формасы
4 төркем. Инфинитивның юклык формасы
— Укучылар, барыгыз да төзеп бетердеме? Әйдәгез, эшләрегезне дөрес вариант белән чагыштырыгыз. (5 сек.) Чагыштыралар.
— Укучылар, дөрес булмаган модель бармы?
-Укучылар, кем модель буенча сөйләп чыгарга тели? (бер укучы чыгып сөйли)
— Булдырдыгыз, сез бүген галимнәр кебек эшләдегез.
— эшегегезгә бәя куегыз.
Үзбәя.

V. Алынган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.
Ребуслы рәсемнәр белән эш.
— Укучылар, өстәлләрдә ребуслы рәсемнәр ята. Сезгә 30 сек вакыт бирәм, сез ребуслы рәсемнәрне чишегез.
Шушы рәсемнәр буенча инфинитив+кирәк структурасын кулланып, парларда бер-берегезгә киңәшләр бирегез. 1 мин. (Һәр өстәлдән берәр парны тыңларга)
Үзбәя.
Ребуслы рәсемнәр кулланып, «Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?” соравына җавапны балык скелеты формасында төзегез һәм сөйләргә өйрәнегез.
VI. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
«Фишбоун» алымы.
Төркемдә

“РАФТ” алымы.
1 төркем. Илдуска 6 нчы сыйныф укучылары исеменнән авырмас өчен киңәшләр язылган хат.

2 төркем. 6 нчы сыйныф укучылары исеменнән башлангыч сыйныф укучыларына «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» темасына лэпбук ясарга.

3 төркем. Табиб исеменнән 6 сыйныф укучыларына «Табиб киңәшләре» темасына буклет ясарга.
4 төркем. Тәмәке тартучы укучыга “Сәламәт яшәү кагыйдәләре” темасына интеллект карта ясарга.

10 минут вакыт бирелә. Вакыт чыккач, һәр төркем үз проекты белән таныштыра. Сөйләп чыга.
Үзбәя.
3.Рефлексия.
— Укучылар, сез бүген бик яхшы эшләдегез.
— без бүген нәрсә белдек?
— Ни өчен инфинитив + кирәк конструкциясен белергә кирәк?
— Боерык фигыльне белер өчен ниләр эшләдек?
Шушы сорауларага кем үзе җавап бирә ала “5” куя.
Кем иптәшенең ярдәме белән әйтә алды “4” куя.
Кем кабатлап кына барды “3” куя.
Дәрескә гомуми билге.
3. Өй эше.

Фейерверк.
Без иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!!!

Оставить комментарий