Дидактик материаллар

Сүз төзелеше.

 

1.Кушымчаларның нинди булуына карап, сүзләрне ике төркемгә бүл:

* дуслык, җәйге, гөлнең, ташлы, якка, гөлле, җәйдән, ташта, якташ.

 

  1. Тамыр сүздән файдаланып, таблицаны тутыр:
Тамыр сүз

 

Ясагыч кушым. сүз Кушма сүз Парлы сүз
Көн      
Баш      
Тимер      

 

 

   Түбәндәге сүзләрне кулланып, “Әбиләрдә кунакта” дигән темага хикәя төзеп яз:    аш-су, тәм-том, өчпочмак, бал-май, ашъяулык, оекбаш, җиләк-җимеш, савыт-саба.

 

 

                         

Исем.

  1. 1. Бер баганага — язучыларның, икенчесенә композиторларның исем-фамилияләрен яз:

*Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин, Галимҗан Ибраһимов, Нәҗип Җиһанов, Абдулла Алиш, Александр Ключарев.

  1. Бер баганага шәһәр исемнәрен, икенчесенә елга исемнәрен аерып яз:

*Түбән Кама, Идел, Кама, Чистай, Бөгелмә, Мишә, Агыйдел, Яшел Үзән, Алабуга.

  1. 3. Тиешле урынга күплек сан кушымчаларын ялгап, җөмләләрне күчереп яз.

*1.Циркта ике куян… барабан какты. 2. Кышын куян… агач кайрысын кимерәләр. 3. Мин “Өч аю…” әкиятен укыдым. 3. Кышның салкын айларын аю… йоклап үткәрәләр.

  1. 4. Китап сүзен төрле килешләрдә кулланып, хикәя төзеп яз.
  2. Эч, чик, җиң, чык сүзләре төрле сүз төркемнәре булырлык итеп, җөмләләр төзеп яз.

 

 

 

 

                          Сыйфат.

  1. 1. Авазлар һәм хәрефләр саны төрле булган биш сыйфат уйлап яз.
  2. Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр, дип тәмамланган кыска гына хикәя яз.
  3. 3. Сыйфатлар кергән берничә мәкаль яз.
  4. Зифа, кара, озын, шаян, тырыш, акыллы, җылы, тәмле сыйфатларыннан төрле дәрәҗәләр ясап яз.

         

Фигыль .

  1. Мәкальләрне язып бетер. Фигыльләрнең заманын билгелә.

*Кем эшләми, … .

*Тырышкан – табар, … .

*Күп укыган … .

*Югалган акча табыла, … .

2.”Язгы каникуллар темасына 4-5 җөмлә яки кечкенә генә хикәя яз. Кулланылган фигыльләрнең заманын, зат-санын билгелә.

3.Якты, таба, кабартма, суга сүзләре төрле сүз төркемнәре булырлык итеп, җөмләләр уйлап яз.

 

Алмашлык.

  1. Хикәянең башын күчер. Зат алмашлыкларын кулланып, аның дәвамын уйлап яз.

    *Ирек һәм Айрат – дуслар. Алар бер йортта яшиләр, бергә укыйлар. Малайлар һәрвакыт бергә уйныйлар, еш кына дәресләрен дә бергә әзерлиләр.

     Беркөнне Айрат авырып китте.

  1. 2. Мин алмашлыгын төрле килешләргә куеп, “Үзем турында” дигән хикәя уйлап яз.

 

Рәвеш.

1.Рәвешләр кергән бер- ике мәкаль  уйлап яз.

2.Фразеологик әйтелмәләрне бер сүз белән алыштырып яз.

*Хан заманында-

*Диңгездән бер тамчы-

*Башыннан аягына кадәр-

*Әби патша заманында-

 

 

 

 

Җөмлә. Кисәкчәләр.

  1. Өрәңге(дә), усак(та) сүзләре белән ике җөмлә төзеп яз. Берсендә алар – урын-вакыт килешендәге исем, ә икенчесендә исем белән кисәкчә булсыннар.
  2. 2. Авыл(да), шәһәр(дә) сүзләре белән ике җөмлә төзеп яз.

Берсендә алар – урын-вакыт килешендәге исем, ә икенчесендә исем белән кисәкчә булсыннар.

  1. Җөмләне укы. Шул җөмләдән, өйрәнгән кисәкчәләрне төрле сүзләр янына куеп, берничә яңа җөмлә төзеп яз.

*Без быел авылга кайттык.

*Балалар иртәгә урманга баралар.

4.Сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз. Үзең язган сүзтезмәләрне кертеп, җөмләләр төзе.

*Зур, тырыш, көмеш, бала, кыңгырау, авыл.

*Чиста, озын, иртәнге, һава, кояш, толым.

  1. Сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз. Үзең язган сүзтезмәләрне кертеп, җөмләләр төзе.

* Зур, тырыш, көмеш, бала, кыңгырау, авыл.

* Чиста, озын, иртәнге, һава, кояш, толым.

  1. Схемаларга туры килгән җөмләләр уйлап яз. Аларның баш кисәкләрен билгелә.

 

(нәрсә?)                   (нишли?)

(нинди?)

 

(кемнәр?)                (нишлиләр?)

                                 (кайда?)

 

 

 

 

 

 

Фигыль.

№1*Уку-белем алу турындагы фигыльләр яз.

*Шул фигыльләрне файдаланып, мәктәп тормышы турында кечкенә хикәя яз.

№2.*Кешенең хис һәм кичерешләрен белдерә торган фигыльләр яз.

     Үрнәк: сөенү, борчылу.

№3.*Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып яз:

 Соңга кала- …, суга- …, төзи- …, сызлый- …, туза- …, туңа- …, бетерә- ….

№4.*Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып яз:

Кычкыра- …, көлә- …, ачулана- …, ашыга- …, уйный- …, шатлана- … .

№5.*Түбәндәге фигыльләрне, үрнәктә күрсәтелгәнчә, төркемләп яз:

    Язу, җырлау, көлү, чәчү, шатлану, бию, сөрү, тырмалау, казу, елау, утыру, сөенү, борчылу, чабу, бару, сөйләү, уку, йөрү, йөгерү, шаулау, йөзү, сикерү, уйлау.

Үрнәк:


Физик хезмәтне белдергән:

Акыл хезмәтен белдергән:

Хәрәкәтне белдергән:

 Хис һәм кичерешләрне белдергән:


№6.*Күп нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп укы.

    Менә яз да … . Басуның калку урыннары кардан ачылып, кара балчык … , кояш җылысында җир өсте сулана … .Урамнардан, тыкрыклардан чылтырап соргылт сулы гөрләвекләр… .Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә, менә-менә берәр урыннан ерылып агып китәргә … .

    Оялары алдындагы кечкенә баскычларда сыерчыклар әле бер якка, әле икенче якка борыла-борыла көннәр буе … . Агач башларында тынгысыз песнәкләр …, кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп … .Ферма тирәсендә киң бушлыкта, койрык чәнчеп, колхоз тайлары чабып … .

    Фигыльләр: йөри, утыра, сайрый, тора, җитте, башлады, күренә, акты, чыркылдый.

    *Ияләрен һәм хәбәрләрен генә алып, җөмләләрне яз. Фигыльләрнең заман кушымчалары астына сыз.

№7.*Җырла фигылен барлык затларда, хәзерге һәм киләчәк заманнарда төрләндереп яз.

№8.*Җыя, чыга, чаба фигыльләрен боерык формасында яз.

№9.*Фигыльләрне үткән заманның башка формасына алыштырып, өзекне күчереп яз.

    Яз җиткән. Укучылар гөл үстерергә уйлаганнар. Хәлил туфрак алып килгән. Кызлар туфракны савытларга салганнар. Балалар савытларга гөлләр утыртканнар. Җәй җиткән. Гөлләр матур булып үскәннәр.

Үрнәк: Яз җитте.

 

 

Кушма һәм парлы сүзләр.

№1.*Беренче төркемдәге сүзләргә икенче төркемдәге сүзләрнең мәгънә ягыннан туры килә торганнарын сайлап, кушма сүзләр төзеп яз:

1)чуер, өч, Ак, ил, Кара, күп, Ил, Ялан, Чибәр, ялан, су, таш.

2)почмак, таш, баш, гиз, борын, почмак, дус, тау, кул, баш, саклагыч, баш, аяк.

№2.*Түбәндәге сүзләрдән кушма һәм парлы сүзләр яса:

Ара, бил, чага, тирә, бау, хатын, бала, кыз, көн, баш, җиләк, кала, багыш, җимеш.

№3.*Түбәндәге сүзләрдән парлы һәм кушма сүзләр ясап яз:

Ата, боз, иртә, аңа, кич, әйләнә, үрдәк, кош, каз, корт, тирә, көн, почмак, һич.

№4.*Нокталар урынына тиешле кушма һәм парлы сүзләрне куеп, өзекне күчереп яз.

   Безнең колхоз … басуы белән янәшә генә йөз илле гектар … чәчкән иде. … гына килмә, ул … үзенең куе сары эшләпәләре белән кояшка карап утыра. Аның … сап-сары читле эшләпәләренең уртасында … бал кортлары була. Алар шул эшләпәләрдән … бал җыялар.(Гариф Галиев).

    Кушма һәм парлы сүзләр: ашыга-ашыга, карабодай, һәрвакыт, көнбагыш, чачаклы-чачаклы, кайвакытта, һәрчак.

№5.*Җөмләләрне укы һәм парлы сүзләрне табып, тиешле билгеләр куеп, күчереп яз.

    1)Кичә мәктәптә ата аналар җыелышы булды. 2)Әхмәт абый мал туар абзарын салам, чүп чардан вакытында чистартып тора. 3)Апа әнигә аш су әзерләргә, табак савытлар юарга булыша. 4)Хатын кызлар чиләк көянтә белән су китерәләр.

№6.*Түбәндәге мәгънәләрне белдергән кушма сүзләрне табып, дәфтәреңә яз.

    1)Алма бирә торган агач- …. . 2)Әйбер пешергәндә таба тота торган җайланма -…. . 3)Эшләгәндә, кеше алдына ябыла -…. . 4)Ак төстәге, сулыкларда яшәүче күчмә кош -…. . 5)Җәй көне үзенең озын борыны белән кешеләрне тешләүче бөҗәк -…. .

№7.*Җөмләләрне күчереп яз.

   Менә көньяктан күксел болыт күтәрелде. Бераздан кап-кара болыт бөтен күк йөзен каплап алды. Ялт-йолт яшен яшьнәде, өзлексез күк күкрәде. Агач яфракларыннан тамган эре тамчылар безнең өс-башыбызны манма су итте. ”Барыбер җебедек инде. Тизрәк кайтып калыйк”,- диештек тә авылга йөгердек.(М.Пришвин)

№8.*Түбәндәге сүзләрдән парлы сүзләр ясап яз:

1)басу, эреле, аш, тирә, чокыр, савыт, килде, кирле, юк, чиле, ертык.

2)пешле, портык, кырлар, бар, ваклы, мырлы, су, китте, як, саба, чакыр.

Чиле-пешле сүзен нинди сүз белән алмаштырып була?

Сүз төзелеше

№1

*Дус сүзеннән тамырдаш сүзләр ясап языгыз.

*Шул сүзләрнең берсе белән җөмлә төзеп языгыз.

№2

*Яшь сүзеннән тамырдаш сүзләр ясап языгыз.

*Шул сүзләрнең берсен кертеп, җөмлә төзеп языгыз.

№3                                                                                    

*Юл сүзеннән тамырдаш сүзләр ясап языгыз.

*Шул сүзләрнең берсен кертеп, җөмлә төзеп языгыз.

№4

*Бирелгән сүзләрнең төзелешен тикшерегез.

     Җырчылар, уенчык, печәнчеләр, болынлык, элгечтә, кискеч-

не, шатлыктан, җылылык.

№5

*Бирелгән сүзләрне төзелеш ягыннан тикшерегез.

      Кошчылык, урманга, балыкчы, мәктәпкә, эшче, юлда, урамга, кискеч, эштә.

№6

*Нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

      Кош… җылы як… очып киттеләр.

      Минем абыем нефть… булып, апам укыту… булып эшли.

№7

*Нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп, җөмләләрне кү-

череп языгыз.

      Әбием күз… киеп укый. Дус…ның кадерен белегез.

№8

*Кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясагыз.

      Утын.  Ач.

№9

*Нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп, җөмләне күче-

реп языгыз.

      Уку…лар хезмәт дәресендә эл…ләр ясадылар.

№10

 *Чаңгы, юл, таш сүзләренә кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясагыз.

 

Фигыль

№1

*Кешенең тойгы һәм кичерешләрен белдерә торган фигыльләр уйлап языгыз.

Үрнәк: сөенү,…

№2

*Уку-белем алуга карата фигыльләрне языгыз.

Үрнәк: язабыз,…

№3

*Бирелгән фигыльләргә охшаш мәгънәле фигыльләр уйлап языгыз.

Соңга кала — … , суга — … , сызлый — … , туза — … .

№4

*Бирелгән фигыльләргә охшаш мәгънәле фигыльләр уйлап языгыз.

 Ачулана — … , ашыга — … , ялтырый — … , бизи — … . 

№5

*Бирелгән фигыльләрне төркемләп языгыз.

    Язу, җырлау, көлү, чәчү, шатлану, бию, сөрү, казу, елау, сөенү, борчылу, чабу, уку, йөрү.

Хезмәтне белдергән фигыльләр:

Хәрәкәтне белдергән фигыльләр:

Хис һәм тойгыны белдергән фигыльләр:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сүз. Сүзнең мәгънәсе.

  1. 1. Бирелгән сүзләргә антонимнар яз.

 

зур –

якты –

каты –

биек –

озын –

бара –

баса –

дус –

 

  1. Урман, дус сүзләренә тамырдаш сүзләр яз. Берничә җөмлә төзе.
  2. Шушындый өлешләрдән торган сүзләр уйлап яз.
    1. Тамыр + сүз ясагыч кушымча;
    2. тамыр + сүз төрләндергеч кушымча;
    3. Тамыр + сүз ясагыч кушымча + сүз төрләндергеч кушымча.
  3. Сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгелә.

Эшче, кышкы, дуслаш, өйдә, мәктәпләрне, уенчыклар.

 

 

1.Бирелгән сүзләргә синонимнар яз.

 

йөгерә —

көлә —

кызу –

матур –

салкын –

 

 

 

 

 

  1. Тамырларны гына күчереп яз.

Каенлык, язучылар, җирле, ауга, матур.

  1. Лексик мәгънәләре уртак булганнарын гына яз.
  2. Көнлек, көндәгечә, көнләшә, көндәлек.
  3. Чәчә, чәчкеч, чәчле, чәчү.
  4. Ачкыч, ачлык, ача, ачык.
  5. Сулыш, сулый, сула, сулы.

 

 

  1. Җәй, яра, кара, җәя, йөз сүзләрен төрле мәгънәләрдә кулланып сүзтезмәләр яз.
  2. Якты сүзенә 2-3 тамырдаш сүз яз. Алар белән җөмләләр төзе.
  3. -геч, -кеч, -гы, -ге, -у, -ү кушымчалары белән сүзләр уйлап яз.
  4. Шушындый өлешләрдән торган сүзләр уйлап яз.
  5. Тамыр;
  6. Тамыр + сүз ясагыч кушымча + сүз ясагыч кушымча;
  7. Тамыр + сүз төрләндергеч кушымча + сүз төрләндергеч кушымча.

 

  1. Омонимнарны күчереп алыгыз.

Кар сулары челтерәп ага.

Безгә килде Нәҗип ага.

                       Апа тышта элә кер,

                       Ә син әйдә өйгә кер.

Килеп җитте инде яз

Син бүген гел бишлегә яз.

                       Әллә кая киткән таба,

                       Я, кайсыгыз тизрәк таба.

Корзинкада йөз алма,

Рөхсәтсез аны алма.

  1. Кыш, көй, бал сүзләренә предметның билгесен белдерә торган тамырдаш сүзләр яз. Тамырын билгелә.
  2. Сүз төзелеше буенча тикшер.

    Җимлек, уйный, яфраклар, җырчылар, ачкыч.

  1. Таш, ташлык, ташчы, таштан тамырдаш сүзләрен кулланып кечкенә текст төзе.

 

 

 

  1. Антонимнарны язып бетер.
  2. Чулман зур елга, ә Ык … .
  3. Җәен көннәр озын, ә кышын … .
  4. Көньякта җылы, ә төньякта … .
  5. Ак сыер торып китә, … сыер ятып кала.
  6. Эшчән бәхетне эшендә күрер, … бәхетне төшендә күрер.
  7. Сүзләрне ике баганага бүлеп яз. Беренче баганага сүз төрләндергеч кушымчалар ялганган сүзләрне, ә икенче баганага сүз ясагыч кушымчалар ялганган сүзләрне яз.
  8. Дәресләр, дәреслек, дәрестә;
  9. Ауда, аучы, аулый;
  10. Сөзә, сөзде, сөзгеч;
  11. Эшли, эштә, эшче.
  12. 3. Ике-өч тамырдаш сүзләр рәте төзе. Тамырны билгелә.
  13. Тамыр сүзләрне генә күчереп яз.

   Җырчы, җыр, җырга;

   Яхшы, яхшылык, яхшыру;

   Тапкач, табыш, тап;

   Тек, тегүче, тегә.

 

 

  1. Баллы, бал, умарта, умарталык, умартачы тамырдаш сүзләрен кулланып кечкенә текст төзе.
  2. Суга сүзен төрле мәгънәләрдә кулланып җөмләләр төзеп яз.
  3. “Барлык сүзләрдә дә сүзнең нинди өлеше була?” – дигән сорауга җавап бир. Шушындый өлештән торган 5 сүз уйлап яз.
  4. Сүз төзелеше буенча тикшер.

Хайваннар, кошчылык, кайту, көлү, көнгә, борычла.

 

Тест.

 

Дөрес җавапны тап.

  1. 1. а) лексик мәгънә ул сүзнең сан, килеш, заман белән төрләнүе;

    б) сүзгә бирелгән аңлатма ул сүзнең лексик мәгънәсе.

  1. а) тамырлары бертөрле булган сүзләр – тамырдаш сүзләр;

    б) тамырлары һәм лексик мәгънәләре уртак булган сүзләр –  

     тамырдаш сүзләр.

  1. 3. а) синонимнар – капма каршы мәгънәле сүзләр;

    б) синонимнар – охшаш мәгънәле сүзләр;

    в) синонимнар – бертөрле әйтеләләр һәм мәгънәләре төрле  

     булган сүзләр.

  1. а) синонимнар җөмләнең лексик мәгънәсен үзгәртәләр;

б) синонимнар җөмләне матурлыйлар;

в) җөмләләрдә сүзләрне кабатламаска мөмкинлек бирәләр.

  1. а) антонимнар – охшаш мәгънәле сүзләр;

    б) антонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр;

    в) антонимнар — әйтелеше һәм язылышы бертөрле, әмма мәгънәсе  

    төрле сүзләр.

  1. а) антонимнар әкиятләрдә еш очрыйлар;

    б) антонимнар мәкальләрдә еш очрый.

 

 

 

 

 

 

 

 

Исем.

  1. 1. Башта кем? аннары нәрсә? сорауларына җавап бирүче исемнәрне язып ал.

    Айдар кошларны ярата. Кыш көннәрендә бакчадагы җимлеккә җим салырга да онытмый. Ә җәй көннәрендә әнисенә тавык-чебеш, каз-үрдәкләрне карарга булыша. Бүген ишек алдына әтисе ике күркә алып кайтып куйды.

  1. Мәктәп сүзен килешләр белән төрләндер. Берничә җөмлә яз.
  2. 3. Ялгызлык исемнәренә мисаллар яз.

      1) бәйрәмнәр, тарихи вакыйга, истәлекле көннәр:

      2) китап, газета-журнал исемнәре:

      3) географик атамалар:

      4) хайван кушаматлары:

  1. 4. Исемнәрне күплек санына куеп яз.

     Дошман, бәйрәм, тел, кыр, рәсем, бау, сүз, бала.

   Күплек санда 3 җөмлә яз.

 

  1. Түбәндәге төркемнәргә исемнәр сайлап яз:

Үсемлекләр:

Кешеләр:

Яшелчәләр:

Һөнәрләр:

Табигать күренешләре:

  1. Исемнәрнең килешен билгеләп күчереп яз.

    Без Алабугада яшибез һәм Алабуганы яратабыз. Алабуга – борынгы шәһәр. Алабугага бик күп кунаклар килә. Алабугада матур урыннар бик күп.

  1. Күплек сандагы исемнәрне берлек санына куеп языгыз.

    Урындыклар, урманнар, илләр, гөмбәләр, дәфтәрләр, бүрәнәләр, ташлар, балыклар, таулар.

     Исемнәрне берлек санда кулланып 3 җөмлә яз.

  1. Чулман сүзен төрле килешләрдә кулланып кечкенә текст төзеп яз.

 

 

 

 

 

  1. Ялгызлык исемнәрен бер баганага, уртаклык исемнәрен икенче баганага яз.

      Безнең Татарстан елгаларга бай. Иң зурлары – Идел һәм Чулман. Чулманның кушылдыклары Нократ һәм Агыйдел. Кечерәк елгалар: Олы Чирмешән, Ык, Зөя, Мишә, Казансу, Тойма. Алар балыкка бай.

  1. Укучылар сүзен килешләр белән төрләндереп яз. Төрле килешләр кулланып берничә җөмлә төзе.
  2. Түбәндәге төркемнәргә мисаллар яз.

       Ризыклар:

       Бөҗәкләр:

       Йорт җиһазлары:

       Уку әсбаплары:

       Җәнлекләр:

  1. Яраткан чәчәгең турында кечкенә текст яз. Исемнәрнең килешләрен билгелә.

 

  1. 1. Өч җөмлә уйлап языгыз. Беренче җөмләдә урман иялек килешендә, икенче җөмләдә юнәлеш, өченче җөмләдә урын-вакыт килешендә булсын.
  2. 2. Исемнәрне берлек санда яз.

    Көннәр, походлар, колыннар, алъяпкычлар, шоферлар, күгәрченнәр, чияләр.

    3 җөмлә төзе.

  1. Ялгызлык исемнәренә мисаллар яз.

    Язучылар:

    Елгалар:

    Әдәби әсәрләр: 

    Бәйрәмнәр:

  1. Көзге эшләр турында 3-4 җөмлә яз. Исемнәрнең асларына сыз.

 

 

  1. Исемнәргә кушымчалар өстәп күчереп яз.

    Урман… кечкенә генә бер өйдә үзенең бәтиләре белән бер кәҗә яши. Кәҗә һәр көн саен урман… азык эзләргә китә. Ул урман… кайткач, мөгезләре белән ишекне шакылдата да җырлый. Әниләре бәтиләрен сөт белән сыйлый да, тагын урман… китә.

  1. Бирелгән исемнәрдән кушымчалар ярдәмендә тамырдаш исемнәр ясап яз.

     Эш-, таш-, күз-, сер-, иген-, сугыш-, җыр-, бай-.

    Берничә җөмлә төзеп яз.

  1. Ялгызлык исемнәрен кулланып яраткан китабың турында 3-4 җөмләдән торган текст төзе.
  2. Капма-каршы мәгънәле исемнәр сайлап яз.

   Көн — …, шатлык — …, дус — …, җәй — …, яхшылык — …, малай — …, файда — …, тау — … .

  Үзең теләгән парын алып җөмлә яз.

 

 

 

 

  1. Юл сүзен беренче җөмләдә юнәлеш, икенче җөмләдә чыгыш, өченче җөмләдә урын-вакыт килешенә куеп өч җөмлә яз.
  2. 2. Исемнәрнең кушымчаларын төшереп калдырып, тамыр исемнәр яса.

     Сердәш, сыйныфташ, эшче, сүзлек, кошчык, җирлек.

     Ясаган исемнәрең белән 3 җөмлә яз.

  1. Күплек сандагы исемнәрне табып кушымчаларын билгелә.

     Бу җирдә күп булды сугышлар,

     Янгыннар, явымнар, давыллар,

     Киселде күп батыр тормышлар.

     Янды зур калалар, авыллар,

     Ил өчен барды иң зур көрәш,

     Давыллы, дарылы елларда.

     Сеңде бу туфракка күпме яшь,

     Күпме кан тамды бу кырларга.

  1. Ялгызлык исемнәре кулланып яраткан язучың турында 4-5 җөмләле текст төзе.

 

 

  1. 1. Түбәндәге төркемнәргә исемнәр уйлап яз.

    Эш кораллары:

    Йорт хайваннары:

    Транспорт:

    Ашлыклар:

    Киемнәр:

  1. 2. Исемнәрне тап, грамматик мәгънәләрен билгелә.

     Урманда үсеп утырган чук-чук толымлы, ак күлмәкле каеннан нәни генә бер орлык алан уртасына килеп төшкән.

  1. Кием сүзен күплек санына куеп килешләр белән төрләндереп яз.
  2. Кармаклар, балык, дуслар калкавыч сүзләрен кулланып кечкенә текст төзе.

 

  1. 1. Исемнәрнең килеш һәм санын билгелә.

    Сәламәт тәндә — сәламәт акыл. Бәләкәй эшләрдә түземсез булсаң, зур эшләрне дә эшли алмассың.

  1. Ялгызлык исемнәренә мисаллар яз.

    Шәһәрләр:

    Урамнар:

    Хайван кушаматлары:

    Җырчылар:

    Тарихи вакыйгалар:

  1. Кар сүзен төрле килешләрдә кулланып 3 җөмлә яз.
  2. Исемнәргә күплек һәм иялек килеш кушымчалары ялгап яз.

     Агач, каләм, күл, урман, кыр.

 

Тест.

 

Дөрес җавапны сайла.

  1. а) исем – нинди? кайсы? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

    б) исем – кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

  1. а) ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла.

    б) ялгызлык исемнәре юл хәрефеннән языла.

  1. а) ялгызлык исемнәре килешләр белән генә төрләнә.

    б) ялгызлык исемнәре килешләр һәм сан белән төрләнә.

  1. а) кеше һәм хайван исемнәре кем? соравына җавап бирәләр.

    б) кеше исемнәре генә кем? соравына җавап бирәләр.

  1. а) күплек сандагы исемнәр килешләр белән төрләнми.

    б) исемнәрнең берлек һәм күплек саны да килешләр белән төрләнә.

  1. а) исем – сүз төркеме.

    б) исем – җөмлә кисәге.

  1. а) исем хәрәкәтне атый.

    б) исем билгене атый.

    в) исем предметны атый.

  1. а) ялгызлык исемнәре – кеше исемнәре, атамалар.

    б) ялгызлык исемнәре – үсемлек, транспорт, эш кораллары

 

Алмашлык.

  1. Мин, без алмашлыкларын килешләр белән төрләндер. Бу алмашлыкларны төрле килешләрдә кулланып 3 җөмлә яз.
  2. Нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп яз.

    Рөстәм икенче сыйныфта укый. … мәктәпкә һәр көн саен кичегеп бара. Әнисе … уята-уята алҗып бетә. Киенә башлагач … өс-баш әйберләрен, аяк киемнәрен тапмыйча аптырап бетә. Әйберләрен эзләп маташа торгач … ашарга да вакыт калмый. Авызы турсайган, чәче тузган көйгә Рөстәм мәктәпкә барып керә. … билгеләре дә “3”ледән артмый.

  1. 3. Сорауларга җаваплар яз, алмашлыкларның асларына сыз.

 

   Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

   Сезнең сыйныфта ничә укучы?

   Син нинди фәннәрне яратасың?

   Синең яраткан китабың бармы?

   Сез нинди түгәрәкләргә йөрисез?


  1. Алмашлыкларны тап, грамматик мәгънәләрен билгелә.

              Арыш.

 

         Арыш камылы

         Исең китәрлек,

         Юан да түгел үзе әллә ни.

         Минем гайрәтне таты дигәндәй,

         Нинди җил генә аңа бәйләнми.

         Җилгә нәрсә соң, —

         Исә дә исә,

 Ник шунда барлык таулар         ишелми.

 Даулаша камыл:

 Башагының ул

 Бер орлыгын да төшерми.

 Кадерен белә,

 Төшерми аны.

 

 

 

 

  1. Син, сез алмашлыкларын килешләр белән төрләндер. Бу алмашлыкларны төрле килешләрдә кулланып 3 җөмлә яз.
  2. Мөмкин булган урыннарда Варя сүзе урынына алмашлыклар куеп яз.

    Варя исемле бер кызның песнәге булган. Песнәк бер дә сайрамый икән. Көннәрдән бер көнне Варя читлек янына килгән дә: “Песнәк бер генә сайрап күрсәт инде,” – дигән.

     Песнәк Варяга: “Син мине иреккә чыгар, мин иректә көнозын сайрармын,” – дигән.

  1. 3. Җәяләрне ач, алмашлыкларның кушымчаларын дөрес яз.

     (Без) бабай гаиләдә иң олы кеше. (Ул) хәзер туксан яшь, (мин) тугыз яшь. (Без) бабай белән сөйләшергә яратабыз. Бабай (мин) үзенең яшьлеген сөйли. Ә (мин) (ул) мәктәптәге хәлләрне сөйләргә яратам. (Без) бергә бик күңелле.

  1. Алмашлыкларның грамматик мәгънәләрен билгелә.

              Безнең әби күзлек кия.

       Җөй тегәргә саплый энә.

       Энә күзе кечкенә

       Җебе үтми, аннан һич тә.

       “Улым, синең күзең үткен,

       Саплап бир,” – дип, миңа килә.

  1. Ул, алар алмашлыкларын килешләр белән төрләндер. Бу алмашлыкларны төрле килешләрдә кулланып 3 җөмлә яз.
  2. Мөмкин булган урыннарда Алия сүзен алмашлыклар белән алмаштыр.

     Алиянең берүзенә күңелсез. Курчакларыннан да туеп бетте инде Алия. Алиянең күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Алия тәрәзә аша тышка карап тора. Балалар мәктәптән кайталар. Бик тә йөрисе килә шул Алиянең мәктәпкә.

  1. Төшеп калган алмашлыкларны куеп, текстны күчереп яз.

      … Чаллы шәһәрендә яшим. Апа … хат язган. Ул … кышкы ялның башлануын сораган. Кышкы ял вакытында … үзләренә кунакка чакырган. … апага җавап хаты яздым. Хатта … кунакка барачагымны әйттем.

  1. Алмашлыкларны тап, грамматик мәгънәләрен билгелә.

 

          Шар кабартып очырдым

          Мин узган көн һавага.

          Исем китеп, сокланып

          Карап тордым аңарга.

          Күзләдем болыткача

          Аның менеп җиткәнен,

          Биектәге җил белән

          Бик еракка киткәнен.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  1. Мин алмашлыгын төрле килешләрдә кулланып 6 җөмлә яз, килешләрен билгелә.
  2. Нокталар урынына алмашлыклар куеп яз.

     … таныш урманчы килде. … бурсык оясы карарга чакырды. … елга буена килдек. Яр буенча бурсыклар оясы иде. Бурсык … күргәч оясына кереп качты.

  1. 3. Сорауларга җавап яз, алмашлыкларның астына сыз.

    Сезнең гаиләдә ничә кеше?

    Синең әтиең һәм әниең кайларда эшлиләр?

    Син аларга ничек булышасың?

    Сиңа дәрес әзерләргә кем булыша?

    Сез буш вакытта гаиләгез белән нишләргә яратасыз?

    Сезгә дусларыгыз киләме?

  1. Алмашлыкларны тап, грамматик мәгънәләрен билгелә.

    Мин аудан кайтып килә идем. Эт минем алдан чаба. Кинәт ул туктап калды. Мин юл буенда кечкенә чыпчык баласы күрдем. Ул оясыннан егылып төшкән һәм селкенмичә утыра.

    Минем этем аңа якын килә башлады. Якын агачтан карт чыпчык атылып төште. Ул үзенең баласын каплады.

  1. 1. Ул алмашлыгын төрле килешләргә куеп 6 җөмлә яз.
  2. Сызылган исемнәрне алмашлыклар белән алыштыр.

      Төлке турында, төлке тавык урлый дип начар хәбәр йөри. Чынлыкта бу төлкегә сирәк туры килә. Төлке тычкан аулый. Төлкенең сизгерлеге искиткеч! Тычкан чыелдап кына куя, төлке әллә каян килеп тә чыга.

  1. Алмашлыкларны төрле килешләргә куеп, текстны күчереп яз.

        Кар өстенә энҗе тамчылар тама. (Алар) төнен барлыкка килгән боз сөңгеләр очыннан тамалар. (Алар) үз көйләре, үз моңнары бар. Каенсуы эчәбез дип (ул) җәрәхәтлибез икән. (Ул) ярыкларына паразит гөмбәләр эләгә. (Алар) каенның үзәгенә үтеп кереп аны черетә башлыйлар.

Алмашлыкларны тап, грамматик мәгънәләрен билгелә.

        Мин һәр ел кышка песнәкләр өчен җимлек ясыйм. Ләкин без аларга һәрвакытта да мәрхәмәтле түгел. Ачлыктан песнәкләр салкында күпләп кырыла. Алар җәен күп үрчем китерә. Язын аларның кайберләре туган урманнарына кире кайта. Кайталар да җыр сузалар.

 

Оставить комментарий